Нариман ага Вахитов 9 майда Арчага “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен махсус Мәскәүдән үк кайтты.
Нариман аганың үзенә бүген 78 яшь. Әтисен бөтенләй хәтерләми. Ул сугышка киткәндә малай әле бишектәге сабый гына була.
Үткән җомгада Яңасала авылында булдык. Юлда бу якларның табигатенә сокландык. Авыр елларда халыкны үлемнән саклап калган болыннарны, басу-кырларны, урманнарны карап бардык. Яңасала авылында туып-үскән, сугыш башланганда 16 яше дә тулмаган әни (Гыйниятулла кызы Әлфия) искә төште. Бу урман, басуларда аның да эзләре бар иде...
Арчада яшәүче Мөнирә Вагыйзова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу олы дата белән аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады.
Шәһәр һәм авылларның велосипедта йөрергә яратучылары кичке 9да Арча үзәгеннән 10 чакрымлык сәяхәткә кузгалды. Ә сәяхәтләре гади түгел — Арчаның гына түгел, Иске шәһәрнең дә тарихи урыннарында булып, үткәннәрнең кайтавазы белән танышу максатыннан оештырылган.
20 майда “Арча” спорткомплексында 2003 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, Арча районы беренчелегенә көрәш ярышлары узды.
Татарстан Республикасында гражданнарның мөһим һәм социаль әһәмияткә ия булган проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшли. Системада күп юнәлешләр буенча махсуслаштырылган бүлекләр бар.
Чабаксарда “Гармун–күңелем минем” дигән Бөтенроссия фестиваль–бәйгесе үтте.
19 нчы май көнне Арча 1 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Яшь полиглот – 2017” районкүләм бәйгесе булып узды. Бу бәйге балаларны Татарстан Республикасының ике дәүләт теленә һәм шулай ук инглиз теленә өйрәтү сыйфатын арттыру максатыннан оештырылды.
17 нче май көнне Арчаның 5 нче номерлы балалар бакчасында 4 нче “Каблучок” бию конкурсы булып узды.
18 май көнне Кырлайдагы Тукай музее бинасында "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында "Акыл-баттл" интеллектуаль уены булып узды. Бүгенге ярышта Яңа Кырлай, Яңа Кишет, Ташкичү һәм Өчиле мәктәпләре укучылары үз белемнәрен сынадылар... Барлык кунаклар башта музейда экскурсиядә булдылар, бу вакытта да үзләренә бик күп файдалы мәгълүматлар туплый алдылар һәм бәйге башланып та китте. Барлык катнашучыларны сәламләп аны Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Миләүшә Ниязовна ачып җибәрде.