ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Район Советының законнарны үтәү, җәмәгать тәртибен саклау буенча даими комиссиясе утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.

Штатлар кыскартылу сәбәпле эштән чыгарылу, эшсезлек хәзер еш очрый торган күренешләр. Ә эш югалту ул – авыр хәлдә калу дигән сүз. Бүгенге көндә безнең районда бу юнәлештә хәлләр ничек? Берничә сорау белән без мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Низамовага мөрәҗәгать иттек.

15 апрель көне иртәдән болытлы, тымызык яңгыры белән күңелләргә авыр тойгылар алып керде. Юкка түгел икән, бу көнне нәкъ 104 ел элек Габдулла Тукаебыз дөньяны мәңгелеккә калдырып киткән.


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Габдулла Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы  Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан үткәрелде.

15 апрельдә Казанда традицион уен коралларында уйнаучыларның Беренче Халыкара бәйге - фестивале үтте. Бәйгенең төп шарты булып төрле халыкларның традицион уен коралларында – гармунның барлык төрләре, курай, думбра, мандолина, гөслә, балалайка һәм башкаларда уйнау тора иде.


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

12- 19 көнне Казан шәһәренең өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә бокс буенча 1998 елгы һәм олырак ир-атлар арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Арча районының данын 5 боксерчы яклады (тренер - Марат Галиев) 1 урында Хусаинов Илнур (81 кг).

15 нче апрель көнне Кукмараның “Зилант” спорт мәктәбендә 2003-2004 нче елгы кызлар һәм егетләр арасында Кукмара районы беренчелегенә волейбол ярышлары узды. Ярышларда Кукмара районы мәктәпләре командалары, Теләче һәм Арча районының “Арча” спорт мәктәбе командалары катнашты.

15 апрельдә “Северный” ширкәте базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.

14 апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә Халыкара конкурслар лауреатлары И.В.Әүхәдеев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары концерты булды.


14
апрель, 2017 ел
җомга

14 апрельдә район Советының законнарны үтәү, җәмәгать тәртибен саклау буенча даими комиссиясенең утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International