ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2017 ел
җомга

Пәйгамберебез (с.г.в.): “Атасының баласына калдырган иң зур мирасы – күркәм тәрбия”, дигән хәдисе бар.

Арчада яшәүче Сөмбелә һәм Илдус Хәбибуллиннар энҗе туйларын билгеләп үттеләр. Башкалардан аермалы буларак, алар үзләренең 30 ел бергә гомер итүләрен Арча ЗАГСы бүлегендә расладылар. Бу чараны аларга уллары Илназ, киленнәре Гөлназ бүләк итте. Ә бүләкнең асылы Сөмбелә белән Илдус өчен соңгы минутка кадәр сер булды.

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны кабул итте. Соңыннан без дә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Узган атнада “Зәкәт” фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин, ярдәмчесе Илнур хәзрәт Альметов Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып китте. Аларны Арча мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев озатып йөрде.

Үткән шимбә һәм якшәмбе хоккей сөючеләргә бәйрәм булды. Боз сараенда ике көн буе зурлар арасында район башлыгы беренчелегенә хоккей ярышлары барды.

Узган шимбәдә Арча станциясендәге күп функцияле үзәкнең тамаша залы спектакль карарга килүчеләр белән шыгрым тулы иде. Бу яклар, гомумән, концерт, театр сөя, ләкин бүгенгесе аеруча кызыксындыргандыр. Чөнки, бүген биредә шушы бинада эшләүче “Сүнмәс дәрт” театр коллективы яңа спектакль куйса, пьеса авторы Гөлсинә Зәкиева булуы да карыйсын китереп тора. Гөлсинә язса, язып та карый бит ул, ди аның иҗатын белүчеләр. Әле өстәвенә афишага сюрприз була дип куйганнар. Анысы нәрсә булыр икән? 


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче Россиякүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесендә  катнашырга чакырып калабыз


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Арчаның “Гомуми үсеш бирү төрендәге 11 номерлы балалар бакчасы”нда 17 апрельдән 21 апрельгә кадәр “Экология атналыгы” игълан ителде. Атна дәвамында күп төрле тәрбияви  чаралар, конкурслар планлаштырылды. Ә бүген шушы атналык кысаларында, уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр  белән берлектә “Без табигатьне саклыйбыз!” дигән экологик  чара үткәрелде.

15 апрельдә “Северный” хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар–киңәшмә булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

Узган шимбәдә Арча станциясендә яшәүче Миргазый Гайфуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International