22 апрельдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан халыклары съезды булып үтте. Көн тәртибендә бер мәсьәлә – бүгенге көндә Татарстанның этномәдәни үсеше.
Апрель – өмәләр ае. Һәркем – хезмәт коллективлары да, шәхси йортларда яшәүчеләр дә үз тирәсен җыештыра. Өмәләрнең берсендә, төшке аштан соң, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров белән нәрсә эшләнгәнен карап чыктык.
Арчаның 2 нче мәктәбендә “Җир Хартиясе ракурсындагы заманча социаль-икътисади системаларның экологик куркынычсызлыгы” темасына төбәк фәнни-гамәли конференция узды. Анда Татарстан Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә караучы Арча, Балтач, Кукмара, Әтнә, Биектау районнарыннан килгән укучылар катнашып, белемнәрен чарлады.
Бүген, 25 апрель көнне, Арча 3 номерлы мәктәбендә сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган “Г. Тукай –безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән шигырь уку, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару бәйгесе уздырылды.
2017 нче елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы нигезендә “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәжрибәсе” дип исемләнгән бәйге игълан ителде.Бәйгенең төп максаты - дәүләт телләрендә белем бирүче иң яхшы гомуми белем бирү оешмаларын ачыклау.
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада 2012 нче елдан башлап үткәрелә. Бүген бу олимпиада турында беләләр һәм бик теләп катнашалар. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә дә, илебезнең төрле төбәкләрендә таралып яшәүче татарларда да, үзебезнең Татарстанда гомер итүчеләрдә дә бу чарага карата кызыксыну бик зур.
22 апрельдә “Ак барс” агрокомплекс” ширкәте базасында терлекчелектә беренче квартал йомгаклары һәм алда торган бурычларга багышланган семинар-киңәшмә булды.
Язлар килергә уйламый, бурый да бурый буран дигән җырдагы кебегрәк килеп чыкты быел. 19 апрельдә агрономнар белән үткәрелгән укулар башланыр алдыннан да шул турыда сөйләшеп алдык.
Узган атнада Арча җире V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кунакларын кабул итте.
Яңа Кырлай мәктәбендә Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган VI республикакүләм Габдулла Тукай укулары булды.