ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2017 ел
җомга

Казандагы “Корстон” сәүдә–күңел ачу үзәгендә “Сообщество” актив гражданнар форумы булды. Ул Россия иҗтимагый палатасы тарафыннан һәр федераль округта үтә. Быел Ярославльдән һәм Красноярскидан кала Идел буе федераль округында өченче форум. Ә Казанда ул беренче тапкыр оештырыла.

Арча үзәк китапханәсендә “Каурый каләм”нәр, укучы яшьләр һәм шигърият сөючеләр өчен “Тукай белән көчле без” дигән әдәби–музыкаль кичә үткәрелде. 

Апрель җитүгә, Арча Тукай рухы белән яши башлый. Бар җирдә диярлек шигырь бәйрәмнәре, шагыйрьнең иҗатына багышланган чаралар уза. Тукайның туган көне районыбызның барлык мәгариф учреждениесендә милли бердәмлек көне булып тарихка кереп калды. 

Чернобыль атом электростанциясендә булган авария күпләрнең йөрәк ярасына әверелгән, якыннарын, туганнарын авыруга дучар иткән, җирсез, туган йортсыз калдырган афәтләрнең берсе. 1986 елдан бирле 31 ел вакыт үтсә дә, ул әле дә мәңге җуелмаслык авыр хатирә булып саклана. Чернобыльдә нурланыш алып, бүгенгә кадәр авырулардан интегүчеләр аз түгел. Алар ничек яши?

Пермь өлкәсе Барда районы Барда гимназиясе һәм Татарстан республикасы Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе арасында мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү  тулы көченә дәвам итә. Әлеге икеяклы килешү  һәрберебез өчен дә бик кирәкле һәм файдалы проект булды.


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Арча ягы- кунакчыл як».  Районыбызга кем  генә аяк басмасын, аны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты кызыксындырмый калмый. Буген дә, 26 нчы апрель көнне, Саха (Якутия) республикасы делегациясе Яңа Кырлай авылында кунакта булдылар. 


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта, шагыйрнең тууына 131 ел тулу уңаеннан "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында үткән "Акыл-баттл" интеллектуаль уены булып узды. Әлеге бәйгедә Наласа, Түбән-Аты, Утар-Аты һәм Кушлавыч мәктәпләре укучылары үз белемнәрен сынадылар... 

Яңа Кишеттән: “Сыерлар рәхмәт әйтеп йоклыйлар, тамаклары тук, күптән мондый яхшы сыйфатлы сенаж, силос ашаганнары юк иде инде. Терлекчеләрнең дә күңелләре күтәрелеп китте”, – дип шалтыраттылар.

Узган якшәмбедә “Арча” спорт комплексында зурлар арасында районның иң көчле футбол командалары ярышты. 

Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Кызганыч, әлеге бәйрәмнең төп катнашучылары – безгә рәхимсез сугышларда җиңү яулаган кешеләр – елдан–ел кими. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International