ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Сәнгати яктан бик сәләтле балалар укый биредә. Аларның чыгышы районыбызны танытуда төп нигезнең берсе булып тора, дисәң дә ялгыш булмас. 

27 апрельдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 15нче утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.

 

Узган шимбә кич район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова шалтыратып: “Дус сыйныф серләре” дигән ата-аналар комитетларының республика бәйгесе булды. Безнең районнан Арчаның бишенче гимназиясе командасы икенче урынны яулады, – диде. 


2
май, 2017 ел
сишәмбе

10-29 апрель көннәрендә Арча районының барлык мәктәпләрендә «Педагог на все времена» проекты көндәлек укыту процессына бер ямь өстәп узды. 50 артык дәрес, тәрбия чараларын гомерен укыту системасына багышлаган һәм хэзерге көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучыларыбыз югары дәрәҗәдә уткәрделәр. Арча Мәгариф идарәсе исеменнән вакыт табып укучыларыбызга белем өстәгән, яшь укытучылар белән тәҗрибә уртаклашкан өчен ветеран укытучыларга Рәхмәт сүзе җиткерәсе килә.  Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз, укучыларның ихтирамын тоеп яшәргә язсын киләчәктә.


29
апрель, 2017 ел
шимбә

28 апрель  көнне  Өчиле  төп  гомуми  белем  мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында    «Уйна гармун, моңлан  курай» II районкүләм иҗат  фестиваль –конкурсы  үтте.


28
апрель, 2017 ел
җомга

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган ай аңа багышланган чаралардан гөрләп тора, туган көне район күләмендәге зур бәйрәмгә әверелә. Узган ел Тукайның 130 еллыгын шаулатып уздырган идек. Ул көннәрдә Арча Тукай белән яшәде.

Мәскәүдә Якутия көннәре бара. ЯАССР булып оешуга 95 ел. Мәскәүдә эшлекле очрашулар, иҗади җыелышлар, концертлар бара, башкалада Саха (Якутия) республикасының скверы булдырылды. Бер төркем якутлар тәҗрибә өйрәнергә Татарстанга килде. Икенче көнне, 26 апрельдә, бөек шагыйрь Г. Тукай туган көндә, Арча җиренә сәяхәт иттеләр. Кунакларны район башлыгы урынбасары Любовь Осина каршы алды һәм озатып йөрде.

Якшәмбе булса да, Арчаның Шәрык мәчетенә иртәдән балалар җыела башлады. Биредә алар дин буенча гыйлемнәрен күрсәтеп, дин әһелләре каршында имтихан тотты.

Көздән алып язга кадәр авыл мәдәният йортларында “Җомга көн кич белән” дигән исем астында концертлар гөрләде. Авыл җирлекләре башлыклары җитәкчелегендә мәдәни учреждениеләр хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу концертларда сәнгатьне яраткан, җырга, биюгә оста булган һәр кеше катнашты. Араларында беренче тапкыр сәхнәгә чыкканнары да бар. Ул концертлар искиткеч булды, берсеннән–берсе яхшы талантлар чыгыш ясады. Шулар арасыннан да иң яхшылары Арча сәхнәсенә күтәрелде.

Крестьян–фермер хуҗалыклары белән очрашуда район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов быел продукция җитештерүне кимендә биш процентка арттыру бурычы аларга да кагылуын искәртеп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International