ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Арча муниципаль район җирле үзидарәсе органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазыйфаларда эшләүче кешеләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм мәнфәгатьләрне көйләү буенча комиссия утырышы булды. Аны Арча муниципаль район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.

Елга бер тапкыр җыела торган 300 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм 1 төркем инвалидлар өчен 100 сум) күләмендәге үзара салым акчасына республика бюджетыннан дүрт тапкыр артык финанс ярдәме бирелсен өчен аны 2017 елның 30 мартына кадәр түләп бетерергә кирәк.

Рамил Шәрәфетдинов турында соңгы вакытта еш ишетелә башлады. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында үткәрелгән район гына түгел, республика, төбәкара ярышларда да җиңүләр яулап кайткан егет ул.


21
март, 2017 ел
сишәмбе

13-17 мартта Казан шәһәрендә “Иң яхшы ел укытучысы” һәм “Иң яхшы тәрбияче”  Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау туры узды.

17, 18 мартта Казанда Рөстәм Яхин исемендәге "Күңелемдә яз" IV Республика татар музыкасы конкурс-фестивале булды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.

2017 нче елның  21 нче мартында “Чиста ишегалды” исемле волонтер проекты кысаларында, Арчаның “Мәрхәмәтлек үзәге” психологы һәм кураторы Миләүшә Шәесламова белән берлектә, “Арча шәһәре волонтерлары” доброволь үзәге активистлары үз йорты белән яшәүче ялгыз пенсионерларнын ишегалларын кардан чистарту акциясе үткәрделәр. Волонтерлар йорт яннарын кардан чистарттылар һәм тәртипкә китерделәр.

19 мартта Казанда халык сәнгатенең "Җанлы чишмә" IX Халыкара бәйгесе булып узды. Бәйгедә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Донецк, Свердлау өлкәсе, Үзбәкстан, Санкт-Петербург һәм башка төбәк вәкилләре катнашты.

18–19 мартта Казанда "Россиянең киләчәге" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурс-фестивале булып узды.

15 мартта Казан шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиевның 70 еллыгына багышланган "Дулкыннар" Республика бәйгесе булып узды. "Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр" номинациясендә Айбулат Харисов (җитәкчесе Рәдис Харисов), курайда уйнап, II урынга лаек булды.


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында ШТК хәрәкәте бик каты усеш ала! 17 нче март көнне Арча шәһәрендә "Арча Татар КВН Лигасы" ачылды. Бу  чара арча халкына очрашу һәм ял итү өчен бик зур этэргеч булды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International