ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2017 ел
җомга

2017 нче елның 17 мартында Арча “Мәрхәмәтлек үзәге” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлеге билгечләре “Без сәламәт тормыш өчен” исемле профилактик дәрес үткәрделәр. Чарага 10-14 яшьлек яшүсмерләр чакырылды. Дәрес үз-үзеңә ышыныч, уңай караш, тормыш кыйммәтләрен аңлауга юнәлдерелгән иде. Яшүсмерләр тәмәке тарту һәм наркомания проблемасын ачыклау дәрәҗәсе анкеталар тутырдылар.

Яз бәйрәме алдыннан “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте оештырган “Языл да — телевизор от!” акциясенең җиңүчеләре бүләкләнде.

Бу атнада шимбә аларның йорты бәйрәм рухыннан гөр килеп торачак. Балалары, 7 оныгы Хәкимовларның Орнашбаштагы төп нигезенә газиз кешеләрен алтын туй көне белән котларга җыелышачак.

“Җомга көн кич белән” дигән исем астында авыл җирлекләре арасында барган концертлар ахырына якынлашты. Соңгылар булып Яңа Кырлай, Урта Аты, Апаз авыл җирлекләренә кергән авыллар үзешчәннәре чыгыш ясады.

Урта Курса фермасы дигәч тә иң беренче булып аның мөдире Марс Хәйруллин күз алдына килә. Ул монда бер зур, тату гаиләнең әтисе кебек. Йөзендә һәрвакыт елмаю булыр, беркайчан зарланмас, кабаланмас. Мондый җитәкче кул астында эшләве дә рәхәттер.

11 мартта Апаз урта мәктәбендә 2001 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында “Ватан” ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов кубогына көрәш буенча ярышлар үтте. Анда 19 мәктәптән 126 көрәшче катнашты.

14 мартта район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резеда Галиуллина Арча шәһәрендә яшәүче Антонина Гусеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

– Рәхмәт әйтергә килдем, – диде ул. Сөйләшеп киттек. Наил менә ниләр сөйләде

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге шәхси составы көче белән 20 мартта Арча районы территориясендә “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелә. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны кисәтү максатында транспорт белән идарә итүчеләрне массакүләм тикшерүгә юнәлтелә.

Тиздән язгы каникуллар башлана. 13–28 мартта балалар арасында юл–транспорт травматизмын кисәтү максатында ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе тарафыннан мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә профилактик чаралар оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International