ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2017 ел
җомга

Мин аларга эш көнендә бара алмадым. Чөнки Казанда укый торган олы уллары Фәнгиз җомга көн кич белән генә кайта, диделәр.

Арчаның 1нче мәктәбендә “Сугыш чоры балалары” дигән кичә үткәрелде. Зал тулы укучылар һәм укытучылар иде. Кунакка сугыш чоры баласы, ветеран укытучы Илдус Сәгъдиевны чакырганнар.

Көтек авылында яшәүче Раян Нигъмәтҗанов үзенә очраган кызыклы хәлләр турында шалтыраткалап тора.

Арча спорт комплексында 11 команда арасында мини–футбол ярышы булды.

Районнарда яшәүче яшь талантлар ел да февраль–март аен көтеп ала. Чөнки шушы айларда районнар буйлап “Созвездие – Йолдызлык” фестивале атлый, үзеңнең сәләтеңне республика киңлекләренә чыгарырга мөмкинлек туа. Фестивальдә ел саен республика буенча 70 меңнән артык бала һәм яшь кеше катнаша.


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

14 нче март көнне, Арчаның 11 нче номерлы балалар бакчасында “Талантлы гаилә “дип исемләнгән фестиваль булып узды. Бу фестивальгә әзерлек эшләре күптәннән башланды. Әти-әниләрне фестивальнең таләпләре белән таныштыруга, сәләтләре булган гаиләләр катнашырга теләк белдерделәр. Әзерлек, кабатлау эшләрен дә бик теләп, чын күңелдән башкардылар.

14 мартта Арча балалар сәнгать мәктәбенә дусларча визит белән 14нче Казан балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары килде. Янгулов Артем (флейта) һәм Фатыйхов Камилнең (кларнет, курай) чыгыш программасы чит ил, рус һәм татар композиторлары әсәрләреннән тора иде.

13 мартта Арча балалар сәнгать мәктәбе залында фортепиано бүлегенең 5–6 сыйныф укучылары арасында джаз әсәрләрен иң әйбәт башкаруга бәйге узды.


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Казан шәһәрендә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте. Анда катнашучы бер төркем делегатлар 10 мартта Арча районында булдылар.

Тәрәзә – йортның көзгесе. Яктырак та, матуррак та булсын өчен аларны күбрәк эшләтергә тырышабыз. Ә кышка кереп тәрәзәдән салкын өрә башлагач, матурлык онытыла, җылылык искә төшә. Шул вакытта тормышыбызга күптән килеп кергән, гадәти күренешкә әверелгән суык үткәрмәүче пластик тәрәзәләр кирәк була. Гадәттә, безнең күз беренче булып арзанрак әйбергә төшә. Сыйфат турында соңыннан, кытыршылыкларын тоя башлагач кына уйлыйбыз. Ә менә кыйммәт әйбернең бәясен кинәт төшерсәләр, күңелдә шунда ук шик туа. Ни өчен? Сәбәбе нәрсәдә? Димәк, юньле нәрсә түгел инде, тизрәк сатарга кирәк, дигән уй башка суга. Һәрчак алай түгел икән шул. “АрскПласт” ширкәте җитәкчесе Ринат Шиһабиев белән сөйләшүдән соң шундый фикергә килдек. Һәрхәлдә, алар оешмасында шулай.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International