ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2017 ел
җомга

17-18 март көннәрендә Чистай шәһәрендә гер спорты буенча Татарстан беренчелеге узды. Арча районы командасы 3 нче урын алып кубок һәм диплом белән бүләкләнде.

23 нче март көнне Арчаның 3 нче номерлы мәктәбе спорт залында 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк  егетләр арасында көрәш  ярышлары узды.  Бу ярышларда районыбызның  11 мәктәбеннән 43 бала катнашты.  Балалар 10 үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәрнең юлда иминлеген тәэмин иту кысаларында “Мәрхәмәтлеллек узэге”ндә  “Адымнар нык, Юллар имин булсын!” дигэн тема астында кичә үткәрелде.

 Өлкәннәр янына кунакка Арча булеге ЮХИДИ  хезмэткэре полиция олкән лейтенанты Муллагалиев Ф.И. килде. Үзенең чыгышында ул бүгенге кондә олкәннәр катнашында юл хәләкәтләренең артуын билгеләп , бу проблеманын бик актуаль булуын ассызыклады.Янга законнар, таләпләр белән таныштырды, Өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга  жаваплар бирде.

21 мартта Яр Чаллы шәһәрендә "Моң чишмәсе" Ачык Төбәк фестиваль-конкурсы булып узды.  Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы гына чыгыш ясады.

"Инструменталь башкару" номинациясендә Хәбибуллин Рәйхан (курай, укытучысы Альберт Гайнетдинов) II дәрәҗә лауреат; Шәрәфиев Камил (гармун, укытучысы Заһидә Гәйфуллина) II дәрәҗә лауреат; Гайнетдинов Илдус (гитара) – II дәрәҗә лауреат, Фәйзрахманова Сусанна (гитара) – III дәрәҗә лауреат, Гайфетдинов Рөстәм (гитара) – I дәрәҗә дипломант, Әсәдуллин Алмаз (гитара) – II дәрәҗә дипломант (укытучылары Альмира Фәхретдинова); Мостафин Даниф (баян) – I дәрәҗә, Бәдретдинов Искәндәр (баян) – II дәрәҗә, Хафизов Илназ (баян) – III дәрәҗә дипломант (укытучылары Нәзир Фәхретдинов) исеменә лаек булды.
Җиңүегез  белән  котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешүегезне телибез!


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәткәрләре “Язгы ярминкә” диеп исемләнгән    күңел ачу чарасы үткәрделәр.    Балалар һәм   үзәк белгечләре  рус фольклор халык  милли традицияләре белән бәйләнгән тамаша күрсәттеләр. 

Казансу елгасында кыр үрдәкләре йөзә, юл буйларында инде җир ачылган, басуларда яшәреп чыккан уҗымнар күзгә чалына. Синоптиклар быел кар бер айга алданрак эри башлады, дип әйтә. Борынгылар да көн озынлыгы унөч сәгатьткә тулганда сабан җигәргә кирәклеген искәртеп калдырган.

Ел да Россиядә юл һәлакәтендә меңгә якын бала һәлак була. Йөрәк өшеткеч сан. Шуның яртысы – балалар–пассажирлар. Гаеплеләр – без, ата–аналар. Гади генә кагыйдәләрне дә үтәмәү, тизлекне арттыру, җәяүлеләргә юл бирмәү, машинада балаларны куркынычсызлык каешы такмыйча яисә махсус җайланмасыз йөртү шундый аяныч хәлгә китерергә мөмкин.

Үткән шимбәдә “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы базасында 10 филиалның һөнәр ияләре ярышты. Юл җәючеләр, асфальт заводында эшләүчеләр, лаборатория хезмәткәрләре, геодезистлар, механизаторлар, шоферлар үз эшләрен нинди дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

17 мартта Арча Мәдәният йортының тамаша залы уеннарны карарга килүчеләр, җанатарлар белән шыгрым тулы иде. Арчада беренче тапкыр татар ШТК (шаяннар, тапкырлар клубы) лигасы фестивале узды.

16 мартта район Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International