“Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле иҗат бәйрәменең исеме әнә шундый иде. Алар оешканга 10 ел. Юбилейны матур итеп район Мәдәният йортында билгеләп үттеләр.
Район Иҗтимагый советының чираттагы утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Утырышны район Иҗтимагый советы рәисе Ринат Һидиятов алып барды.
Шурабаш мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Антипова район Иҗтимагый совет утырышында Татарстан халыклары съездына делегат итеп сайланды. Тиздән 22 апрельдә буласы Татарстан халыклары Съездына алар Арча районыннан 9 делегат барасы.
Безнең Арча татар районы булып санала. Әмма төрле милләт халкы – рус, мари, удмурт, үзбәк, украин, әрмән һәм башкалар – бер гаилә булып дус һәм тату яши. Шәһәребездә корея милләте вәкилләре дә бар. Арчада Цойлар гаиләсе турында белмәгән кеше юктыр.
Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Гүзәлем Әсәл” спектаклен моннан күп еллар элек караганым бар иде. Г.Камал исемендәге академия театры артистлары куйды. Төп рольләрдә Наилә Гәрәева (Әсәл), Ринат Таҗетдинов (Ильяс), Шәүкәт Биктимиров (Байтимер) уйнады. Анда барган вакыйгалар шулкадәр күңелгә сеңеп калган, күпме вакыт үтүгә карамастан, әлеге артистларның уйнаулары әле дә күз алдында.
18 мартта Шушмабаш авылы мәдәният йортында 2000 елгы егетләр һәм аннан яшьрәкләр арасында “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе призына татарча көрәш буенча Арча районы беренчелеге узды.
22 мартта Чистай шәһәрендә фольклор коллективларның "Моңлы тамчы" V Республика фестивале булып узды. "Балкашык" фольклор ансамбле (җитәкчесе Альберт Гайнетдинов), фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды.
21 март көнне “Арча” спорткомплексында йөзү буенча Арча районы беренчелегенә 2003-2004, 2005-2006, 2007-2008 нче елгы кызлар һәм малайлар арасында ярышлар узды. Ярышларда “Арча” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар һәм Саба районыннан килгән балалар катнашты.
20 нче март көнне 2002-2003 нче елгы егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир узды. Беренче урынга Казанлылар лаек булды, икенче урында Питрәч командасы, 3 урында “Арча” спорт мәктәбе командасы.
22 нче март көнне 2003-2004 нче елгы егетләр Һәм кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Анда Саба, Кукмара, Теләче, Әтнә районнары командалары, Казанбаш, Иске Ашыт, Яңа Кенәр, Ашытбаш, Арчаның 5 нче номерлы мәктәбе командалары катнашты.