Арчаның өченче мәктәбе укучылары Исламия Мөхәммәтҗанова, Салих Мөхәммәтҗанов, Лилия Фәттахова ТНВ каналында уздырыла торган “Тамчы-шоу” интеллектуаль-күңел ачу бәйгесендә катнашкан
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре килеп ирешкән.
22 октябрь көнне “Арча” спорт мәктәбендә район беренчелегенә җыелма командалар арасында мини-футбол ярышлары узды. 2001-2002 елгы яшүсмерләр һәм аннан яшьрәкләр Татарстан беренчелеге өчен сайлап алу ярышларында көч сынашты.
24 октябрьдә Арча педагогика көллиятендә өстәл теннисы буенча Татарстанның профессиональ белем бирү уку йортлары студентлары арасында зона ярышлары узды.
Редакциягә шундый хәбәр керде: янәсе, Красная Горка авылы пенсионерлары пенсияне пластик карта белән ала башлаганнар. Моңарчы алар пенсияләрен Венетадагы почтадан алганнар. Красная Горка авылына автобус йөрми. Хәзер аларга бер якка 350 сум түләп, такси чакыртырга туры киләме?
Яңа Кырлай авылында гомер итүе бер караганда бик тә мәшәкатьле кебек. Чөнки яраткан Тукаебыз яшәгән төбәккә кунаклар бик күп кайта. Аларны каршы алу, кунак итү белән беррәттән, авылның үзенә дә матураерга, тормыш дәрәҗәсен үзгәртергә туры килә. Кунаклар килгәндә йөзгә кызыллык килмәсен өчен өйдә генераль җыештыру уздырабыз бит, монда да нәкъ шуның кебек.
26 октябрьдә район ветеринария берләшмәсендә аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре белән үткәрелгән киңәшмәдә сүз төлкеләрдә котыру авыруын профилактикалау турында барды. Анда район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов, аучылык буенча районара дәүләт инспекторы Илһам Галимҗанов катнашты.
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов: “Дөньяда ике могҗиза бар — берсе — чишмә, икенчесе — әлифба”, дигән.
Үткән җомгада Үрнәк авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашында күчмә киңәшмә булды.
Үткән чәршәмбедә Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин социаль хезмәткәр Альбина Йосыпова, психолог Лилия Шәфигуллина белән берлектә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә булдылар, аларның йортларына янгынны белгертүче датчиклар куйдылар. Эшче төркем белән мин дә сәфәр кылдым.