Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына “Лизинг–Грант” программасы буенча дәүләт ярдәме бирү өчен конкурс сайлап алуы игълан итте. Гаризалар 18 июльдән 17 августны кертеп кабул ителә.
Бөтенроссия иҗат фес- тивалендә (“Геройлар эзлим”) уңышка ирешкән Арчаның 5 гимназия укучылары Адилә Гәрәева белән Алия Сабирова диңгез буена ял итәргә барачак. Аларны “Нур” телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова озата барачак.
Арча станциясендәге Чәчәкле урамындагы бер йортка кереп, тузан суырткыч һәм шомарткыч машина урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре вакытында каракларның эзләренә төшә.
Шул вакыттан башлап аның кандидатлары — бер мандатлылар округ сайлау комиссияләренә беренчел документлар пакетын тапшыра башлый. Закон моңа 23 июльгә кадәр вакыт бирә.
Россия эчке эшләр министрлыгы гражданнарга берничә төр буенча дәүләт хезмәтләре тәкъдим итә. Судка тартылу яки, киресенчә, тартылмау, җинаять эше алып барылу яки җинаять эшенең туктатылуы турында белешмәләр алырга була.
Шәхси сакчы таныклыгын, аучы, спорт, чикләнгән зарар китерү коралларын алу хокукына лицензия, шулай ук аучының ату коралын алу яки срогын озайту, саклау һәм йөртү хокукына рөхсәт тә анда бирелә.
Автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылма арбаларны теркәү, транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтихан үткәрү, транспорт белән идарә итү хокукы биргән таныклык бирү буенча да хезмәт күрсәтелә.
Ирекле дәүләт дактилоскопик теркәү (бармак бите сырларына карап шәхесне билгеләү, эзләп табу ысулы) дә үткәрелә.
Җиргә бәрәкәт иңдереп алтынга тиң яңгырлар явып үтте. Җәйге яңгырның бездә артыгы юк, һәр нәрсә өчен шифалы ул.
Әле сабан ашлык- ларның бөртекләре тую чорында. Бәрәңге чәчәктә, бүлбеләре ишле, уңышы мул булыр. Кукуруз, күпьеллык үләннәрнең икенче каты күзгә күренеп күтәрелә.
Арыш басуларына күз салсак, уракка төшәр көннәр якынлашуын күрәбез. 13–14 июль көннәрендә комбайн- нарны кабул иткәндә дә сүз шул турыда барды.
— Быел ашлык бик кадерле, әрәм–шәрәм итәргә ярамый, — диде район башлыгы Илшат Нуриев “Татарстан” ширкәте механизаторлары белән әңгәмә вакытында. — Комбайн- нардан ашлык коелып йөрергә тиеш түгел, машиналарны да әйбәтләп карап чыгарга кирәк.
Кесә телефоны, компьютер, интернет тормышыбызны тулысынча диярлек биләп алуга карамастан, почта хезмәтен дә кире какмыйбыз әле.
Хатын да язабыз, котлау открыткаларын да юллыйбыз, иң мөһиме, газета–журналларны яратып алдырабыз. Интернет үз урынына булса, кулга газета яки журнал тотып укуга җитми. Ә аларга вакытында яздыру, өйләребезгә тарату – почта хезмәткәрләре эше.
Шөкер, ул районыбызда икенче гасыр бусагасын атлап керүче бишенче әби инде.
Бүгенге көндә Мөнәвәрә Мөхәммәтҗанова кызы Рәдифә белән Арчада, сугыш ветераннарының тол хатыннарына биргән фатирда гомер кичерә. Бу бәхеткә тиенгәнче авырлык- ларны күрергә туры килгән дә соң үзенә!
Әти-әни назыннан мәхрүм булып үсә ул. Әнисе үлгәндә 11 айлык кына булып кала. 6 бала белән тол калган әтисе үги әни алып кайта. Ләкин бер бәхетсез, гел бәхетсез, дигәндәй, иң өлкәненә 13, Мөнәвәрә апага 2 яшь чакта әтиләре дә үлеп китә. Шуннан балалар кайсы-кая таралышырга мәҗбүр була: өлкәннәр интернат-йортларга китә, ә Мөнәвәрә апаны Сөрдедә бер гаилә тәрбиягә ала. Тик еллар узгач, һәммәсе булмаса да, туганнары белән табыша Мөнәвәрә апа. Бер апасы чакыргач инде балигъ булган балалары белән Таҗикстанга китеп урнаша. Һәм алар утыз елдан артык шунда яшәп кайта.
Апаз авылы мәчете имам–хатыйбы Наил Мөхәммәтҗанов шимбә көн буласы балалар фестиваленә чакырды.
— Авылның 18 баласы узган кыш, яз мәчеткә укырга йөрде, — дип сөйләде ул. — Россия ислам университеты белән элемтә урнаштырдык, студентлар кайтып 1 майга кадәр укыттылар, өч укытучы иде. Үзем дә шунда укыдым, мин бу вазифада яңа кеше әле.
Беренче майда йомгаклау бәйрәме ясыйлар, бүләкләр өләшәләр. “Шушы балаларны Казанга алып барасы, шәһәрне күрсәтәсе килә дип район башлыгы Илшат Габделфәртовичка мөрәҗәгать иттем, — ди Наил хәзрәт. — Ул булышам, диде һәм сүзендә торды. Менә бу фестивальне уздыруга да ярдәме тиде, зур рәхмәт аңа!”
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтовка рәхмәт — кышын да, җәен дә балыкчылар өчен бәйрәм ясый, очраштырып, ярыш үткәреп күңелләрен күреп тора.
— Мин үзем балыкка йөрер- гә бик яратам, — ди һәммәбезгә таныш спортчы, хөкемдар, ветеран педагог Ленар Заһидуллин. — Мондый ярышларны оештыручыларга зур рәхмәт, безнең өчен менә дигән кызыксындыру чарасы да. Оныгым Зөлфәткә 6 яшь тула. Өч ел инде ул иң яшь балыкчы буларак приз ала.
Зөлфәтне балыклар да үз итә икән. “Бервакыт җыелышып балыкка бардык, — дип сөйли бабасы. — Барыбыз да тәҗрибәле балык- чылар инде без. Зөлфәткә дә кармак бирдек. Берзаман иң зур балык эләкмәсенме үзенә!”