ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2016 ел
җомга

10 июльдә төнге сәгать 12 тулып 5 минутта Күпербаш юлында караңгыда, өстәвенә кызу тизлек белән Күпербашка таба төшеп килгән “Лада Гранта” машинасы юлдан барган җәяүлене бәрдерә.
Нәтиҗәдә, алган тән җәрәхәтләреннән җәяүле шунда ук үлә. Анда караңгыда яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булмаган.
Июль аенда яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булмаган 4 кешегә беркетмә төзелде һәм 500 сум штраф салынды.

Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны ачу, тәрбиячесез, күзәтүчесез балаларны барлау, поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгына тәэсир итүче хокук бозуларны тыю, тимер юл объектларында балалар җәрәхәтләнүен кисәтү максатыннан, Россия эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсе хезмәт күрсәткән тимер юлларда 11 июльдән 20 июльгә кадәр “Светофор” оператив–профилактик операциясе үткәрелә.
Бу көннәрдә Россия эчке эшләр министрлыгы Казан линия идарәсенең транспортта балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторлары тарафыннан станция- ләрдә рейдлар, балалар белән әңгәмәләр үткәрелә.

Укучылар сараендагы “Нур” телестудиясендә шөгыльләнгән балалар республиканың “Алтын каләм” фестиваленнән зур уңышлар белән кайтты.
 Арчаның 2нче мәктәбеннән Талия Төхвәтуллина “Иң яхшы радиопрограмма циклы” номинациясендә уңышка иреште. Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Зөлфия Хәсәнова татар телендәге язмалар циклында 2нче урынны алды. Арчаның 5нче гимназиясеннән Алия Сабирова “Радиода иң яхшы алып баручы”, Курса- Почмак мәктәбеннән Гөлүсә Мортазина “Иң яхшы телетапшырулар алып баручы” буларак танылдылар. Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Илүзә Сибагатуллина “Иң яхшы фоторепортер” бәйгесендә 2нче урынны алды. Ташкичү мәктәбеннән Илүзә Касыймова иҗаты “Заманча җәмгыятьтә яшьләрне әхлакый тәрбияләү проблемалары” темасы буенча иң яхшы эш дип табылды. Түбән Аты мәктәбеннән Ландыш Зиннәтуллинаның “ГТО комплексы” буенча иҗаты иң яхшы эш дип билгеләнде. 
Арчаның “Нур” телестудиясенең хезмәте “Иң яхшы телепрограмма” дип бәяләнде.
“Ай—пи – эфир” композициясе буенча Арчаның “Нур” балалар һәм яшьләр телестудия- се 1нче урынны алды.

17 июльдә Укучылар сараенда Халык- ара шахмат көнен каршылап, районның көчле шахматчысы Хәйдәр Сафин истәлегенә ачык шахмат турниры уздырыла. Яшь чикләнми, ирләр дә, хатын–кызлар да катнаша ала. Күрше районнардан да уенчылар чакырыла.
Башлана 10 сәгатьтә.

8 июльдә Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Бу көнне безнең районда да тантаналы чаралар узды. 
Шундый чараларның берсе — район ЗАГС бүлегендә 5 гаиләгә ана капиталы сертификатын тапшыру булды. Чарада Арча һәм Әтнә районнары буенча пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова катнашты. Үзенең чыгышында Рузия Нурмөхәммәтова ана капиталын кулланудагы төп юнәлешләр, капиталны нинди максатларда куллануны күрсәтте, электрон рәвештә гариза бирү өчен шәхси кабинет ачу мөмкинлеге, шулай ук сертификат хуҗасының җыелма пенсиясенә күчерү юллары турында сөйләде. Шулай ук 1 июльдән бер тапкыр бирелә торган 25000 сумга гаризалар кабул ителә башлавы, шулай ук инвалид балаларны дәвалауга да кулланып булуы турында әйтте.
Ана капиталына сертификат алучылар арасында иң яше Айван авылыннан Рамилә Зарипова, иң өлкәне Сикертәннән 33 яшьлек Рәйхана Хөсәенова

Арча муниципаль районы башлыгының 2011 елның 22 апрелендәге 55нче номерлы “Арча муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлегенең эффектлылыгын һәм нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары турындагы Положениене раслау турында”гы карары нигезендә 16 авыл җирлегенең 2016 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, рейтинг нәтиҗәләре түбәндәгечә:

12 июльдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы җиденче утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы — район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышның беренче көн тәртибендәге “2016 елның беренче яртыеллыгында Арча муниципаль районының бюджет үтәлеше турында”гы мәсьәлә буенча финанс–бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев чыгыш ясады.
Район бюджетының керем өлешен формалаштыруның төп чыганагы булып физик затларның керемнәренә салым тора. 2016 елның беренче яртыеллыгында район бюджетында әлеге салымның өлеше 75,2 процент тәшкил итте. 2015 елга карата үсеш — 7,5 процент. Еллык план 43,5 процентка үтәлде.
Физик затлар кеременә салымны төп түләүчеләр: “АСПК” акционерлык җәмгыяте”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Газпром Трансгаз Казань”, “Татавтодор”, “Таттелеком” ширкәтләре, “Россия тимер юллары”, “Сетевая компания”, “Арскнефтепродукт” акционерлык җәмгыятьләре, “Мәрҗани” ширкәте.

“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында”гы Федераль законның 50 маддәсе, “Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау” турындагы Федераль законның 64 маддәсе нигезендә, “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы редакциясе Россия Федерациясе Федераль Җыены җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча теркәлү үткән кандидатларга һәм кандидатлар исемлеге теркәткән сәяси партияләргә сайлау алды агитациясе өчен биреләчәк түләүсез һәм түләүле басма мәйдан турында хәбәр итә.

Районның социаль–икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен һәм 70 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Гарипов Роберт Зариф улы һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм районның социаль–икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең җитештерү–маркетинг бүлеге җитәкчесе Сәгыйть- җанов Миннәхмәт Рәис улы Арча район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

Һәр буынның үз проблемасы. Арча яшьләрен дә читләтеп үтми андый мәсьәләләр. Ничә еллар инде яшьләрдән: “Кичен кайдадыр җыелышырга, бергәләп сөйләшеп утырырга урын юк”, —кебек зарлар ишетергә туры килә.

Элек, ичмаса, рәхәтләнеп кино карый, һинд киноларын караганда елап шешенеп беткән чаклар була иде, дип урта һәм өлкән буын апалары бүген дә еш искә ала. Узган гасырда карап үскән кинофильмнар турында сүз чыккач, күп- ләрнең сүзе үзеннән-үзе истәлекләргә барып тоташа. Арчалыларга шундый бәхетле мизгелләр бүләк иткән Тәнзилә Закированы да телгә алалар. Үзе куйган киноларны карап үскән буын белән очрашкач, Тәнзилә апа үзе дә яшьлегенә кайткандай, шул елларны сагынып сөйләшә башлый. Заманында Тәнзилә апа кешегә бәхетле сәгатьләр бүләк итү өчен кино тасмаларын Казаннан җилкәсенә сумка белән аллы-артлы асып, поездда я юлаучы машиналарда ташый торган була. Аның кебек хирыс, кино кую хезмәтенә бөтен барлыгы белән бирелгән кешене көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булырмы икән хәзер? 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International