ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский моннан 20 еллар элек Арчага поезд белән килгән иде. Җыелган халыкка унар сумлык акчалар өләште, икенче килгәндә 100әр сумлыклар өләшермен, дип вәгъдә итте. Киткәндә поезд тәрәзәсеннән: “Уничтожим всех жуликов!” дип кычкырды.
21 майда үз акчаларын җыйнап Яңа Кырлай ипподромында ярыш та үткәреп алдылар. Анда Арчадан Рамил Рәхмәтуллин — беренче, улы Рәмзил икенче булган иде.
29 майга каршы төндә Арча–Яңа Кенәр юлында җиңел машина (14нче модель “Жигули” булырга тиеш) бер пошины бәрдерә. Поши шунда үлә, машина качып китә. Бу турыда нәрсә дә булса белүчеләр районара дәүләт аучылык инспекторына (89172749888) хәбәр итсеннәр иде.
Биектау районының Шәпше авылы мәдәният йортында “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры фестиваленең өченче йомгаклау туры булды. 29 районнан 50дән артык коллектив катнашты.
12 яшьлек райондашыбыз Камилә Шәрәфиеваның бер күзе бөтенләй күрми. Чабаксар табиблары кызга операция ясарга ризалашкан. Ләкин ялгызы биш бала үстергән әнисе Рәмзия ханымның Чабаксарга юл чыгымнарын капларга, операциядән соң дәваланырга түләргә акчасы юк. Рәмзия ханым мәрхәмәтле бәндәләрнең ярдәменә өметләнә.
Авыл хуҗалыгында эшләр бер–берсенә ялганып бара. Язгы кыр эшләрен тәмамлап килгәндә терлек азыгы әзерләр вакытта килеп җиткән бит.
Соңгы кыңгырау. Күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм. Күңелле, чөнки укучылар кулларына аттестат алып, мөстәкыйль тормышка аяк баса. Ә менә 11 ел буе укып, икенче туган йортка, укытучылары иң якын кешеләргә әверелгән, бик күп дуслар тапкан мәктәптән аерылып китүе җиңел түгел. Әмма ничек кенә булмасын, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бу көнне барлык мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр соңгы дәрескә дәшеп кыңгырау чыңлады.
Урта Курса мәдәният йортында I Россиякүләм фәнни-гамәли конференция “Курсави укулары” булды. Конференциягә галимнәр, дин әһелләре җыелды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
Арча ЗАГСында бергә озак гомер иткән парларны котладылар. Арчадан Хәния, Данил Рәхимбаевлар, Үрнәктән Фәния, Мөхәммәтнур Шәвәлиевлар, Лилия, Фаил Шәвәлиевлар, Аланнан Луиза, Нәкыйп Низамиевлар бәйрәмнең күрке булып түрдә утырды.
Бу язда безнең районнан армия сафларына 93 егет китә. Кырыктан артык хәрби частьта хәзер барлыгы 143 кеше хезмәт итә. “Һәрбер хәрби часть белән тыгыз элемтәдә торабыз. Командирларыннан безнең егетләр турында бары тик яхшы хәбәрләр генә килә”, – ди очрашкан саен Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов.