ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2016 ел
җомга

Башкалабызның Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында саваплы гамәл яшәп килә: артистлар еш кына хәйрия спектакльләре куеп тамашачыга зур бүләк ясый. Узган атнада шундый спектакль белән безнең якларга да кайтып төште алар.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте “Ата–аналарыңны яздыр. Якыннарыңны яздыр” дигән акция башлап җибәрде. Социаль проектка “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кушылды инде.

Җылы яклардан кайтуларына шатлана–шатлана сайраулары әле генә кебек, югыйсә. Быел “эшне” бик тиз тотты алар — 5 майда чыккан балалары 20 көндә үсеп тә җитте

24 майда “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә “Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк кабул итү җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсе секретареның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте.

Суд район прокуратурасының гаризасын канәгатьләндерде һәм Арча районында яшәүче 28 яшьлек Лилия Эркаеваның балигъ булмаган 2 баласына карата ата–ана хокукларыннан мәхрүм итү, шулай ук аннан кызын һәм улын тотуга алимент эзләп алу турында карар чыгарды.

Балаларның түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникуллары килеп җитте. Аны ничек күңелле дә, файдалы да һәм истә калырлык та итеп үткәрергә? Бу җәйдә безнең районда балаларга ял итү өчен нинди мөмкинлекләр тудырыла, нинди лагерьлар оештырылачак?

Маһинур апа Иске Кишет авылында туган. Сугыш елларында колхозда сыер сауган, окоп казыган, урман кискән. Ире Нәҗип Касыймов белән өч бала үстергәннәр, оныклары бар.

 

29 майда Лаеш районының Никольское авылында 24нче тапкыр “Каравон” рус фольклор фестивале узачак. Моннан унөч ел элек республика статусын алган фестивальдә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән килгән фольклор ансамбльләр белән бергә районыбызның Фирая Батыршина җитәкчелегендәге “Рус җыры” (“Русская песня”) халык вокаль ансамбле дә катнашачак.

20 майда Арча сәнгать мәктәбендә хокук бозуларны кисәтү буенча мәктәп укучылары арасында районкүләм конкурс узды. Район мәктәпләренең укучылары театральләшкән күренешләр белән тормышның төбенә тартучы начар гадәтләрне (тәмәке тарту, аракы эчү, наркомания) шулкадәр оста, үтемле итеп күрсәтә алды.

Иске Төрнәле дә сыерлар шундый матур көннәрдә кардада пычракта тора, Шәйдулла Сәлахов рәислек иткән елларда сыерларны кыш көне дә басуда йөртеп аякларын яздыралар иде”, — диде бер агай. — Хәзерге җитәкчеләр, белгечләрне без аңламыйбыз, элек мондый хәлне күз алдына да китереп булмый иде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International