ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2016 ел
җомга

22 майда Россия Федерациясенең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән депутатлыкка кандидатларга алдан тавыш бирү үткәрелә.

Ул Арчада урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып, андагы яшәеш белән танышты, өлкәннәр белән аралашты.

Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында “Йолдызчык–2016” дип исемләнгән үзешчән сәнгать смотры узды.

Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова “Иң яхшы мәктәп директоры” исемле Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулады.

Авыр чакта ярдәм кулы сузучылар андый чакта иң шәфкатьлеләр кебек тоела. Югары Бирәзә авылы фельдшеры Вәсилә Шакирова да Арчада яшәүче Рәшидә Сабирҗанова өчен шундый кеше.

“Казан арты” тарих–этнография музеенда язучы Радик Фәизовның тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Истәлекле бәйрәмгә Радик абыйның хатыны Дамира апа, балалары, авылдашы, дусты, сыйныфташы Наил Сабиров, чордашлары, авылдашлары, “Арча хәбәрләре” газетасында эшләүче хезмәттәшләре, әсәрләрен яраткан укучылары килгән иде.

14 майда Казанда "KAZAN-MUZIK Йорт" I Халыкара музыкаль-инструменталь башкаручанлык бәйгесе узды. Бәйгедә Казан, Самара, Ижевск, Йошкар-Ола, Яр Чаллы, Әлмәт, Зәй, Алабуга, Волжск һәм башка шәһәрләрдән килгән укучылар катнашты.

19 майда Пионерия көне уңаенан Арча укучылар Сарае  асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде. Әлеге чарада Арча районы мәктәпләреннән 7-18 яшьтәге укучылар катнашты. Конкурста урыннар түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде: Татарстан Республикасында Су саклагыч зоналар елы, Рәсәйдә кино елы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел , Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм үтә!, пионерия көненә багышланган “Без һәрвакыт әзер!” номинациясе. Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Арча метеостанциясенең техник–метеорологы, тәҗрибәле галим–агроном Рафис Җаббаров гыйнварда ук быелгы елның 2014 елга охшап килүе турында фараз иткән иде (“Арча хәбәрләре”, 20 гыйнвар, 2016 ел).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International