Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе базасында V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары югары дәрәҗәдә үткәрелде. Укуларга барлыгы 327 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Актаныш, Балтач, Лаеш, Чирмешән, Аксубай, Азнакай районнары, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләре укучылары укуларда актив катнаштылар.
11 -14 апрель көннәрендә Казан шәһәренен “Уникс” концертлар залында «Созвездие –Йодызлык» XVI телевизион эстрада сәнгате республика фестиваленең суперфиналы булып узды. Арча Укучылар Сараеның Гилазиева Илхамия Мөбәрәк кызы җитәкчелегендәге “Сөембикә” һәм “Гөлләр” бию төркемнәре, Ильина Лия Юрьевна җитәкчелегендәге “Конферанс” төркеме укучылары катнашты.
6 нчы апрель көнне “Арча өченче номерлы мәктәп-балалар бакчасы” базасында “Фәнгә беренче адымнар” исемле фәнни-тикшеренү конференциясе булды. Аңа укучылар алдан ук әзерләнде. Башта укучылар үзләренең фәнни җитәкчеләре – укытучылары белән хәзерге вакытта актуаль булган темалар сайладылар. Берничә ай буена шул тема буенча тикшеренү эшләре алып бардылар, нәтиҗәләр ясадылар.
Яз иртә киләме, соңмы — барыбер алдан яхшылап әзерләнгән кеше отачак.
Үткән җомгада Арча Мәдәният йортында “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән Россия Федерациясе Дәүләт Думасыннан депутатлыкка кандидатлар булырга теләүчеләр белән очрашу булды. 22 майда сентябрьдә булачак сайлауларга кандидатларны алдан сайлау булачак.
Арча шәһәре башкарма комитеты санитария–экология икеайлыгы кысаларында быелның 14 апреленнән шәһәр җирлеге территориясендә шәһәрнең төзеклеге, шәһәрне тиешле тәртиптә тоту, урамнарны җыештыруны оештыру, чисталык һәм тәртипне тәэмин итү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар башлануы турында хәбәр итә
7 апрельдә район Советының чираттагы VI утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Узган атнада Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы якташлар очрашуы үткәрде. Матур традициягә әверелгән бу чара елдан–ел популярлаша бара. Быел ике кич дәвамында тормышы Арча ягы белән бәйле булган якташларыбыз театр бинасында очрашты. Шул уңайдан биредә “Шүрәле–Былтыр маҗаралары” исемле театральләштерелгән концерт булды.
Район хуҗалыкларының ясалма орлыкландыру техниклары Биектау районының “Элита” нәсел хуҗалыгында белемнәрен арттырып кайтты. Алар алдында Казан авыл хуҗалыгы академиясе галимнәре чыгыш ясады.
2 апрельдә КПРФның Арча районы коммунистлары гомуми отчет-сайлау җыелышы үткәрде. Анда Татарстан рескомы вәкилләре Евгений Андреев һәм Алексей Серов катнашты. Алар үз чыгышларында Арча райкомы эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр, бурычлар билгеләделәр.