ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин транспорт хуҗаларын әлеге электрон хезмәттән файдаланырга чакыра
Буген 10 март көнне Арча Укучылар Сараенда FIN-150 халыкара класска кергән бүлмә авиамодельләрен очыру буенча шәхси-команда беренчелеге ярышлары үтте. Ярышларда Арча районы мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге урыннар билгеләнде:
шәхси беренчелектә
1 нче урын – Нурмөхәммәтов Инсаф ( Ташкичү мәктәбе)
2 нче урын – Иванов Илнур ( Укучылар Сарае)
3 няе урын – Сабиров Әлим (Укучылар Сарае)
команда беренчелегендә
1 урын – Ташкичү мәктәбе
2 урын – Утар-Аты мәктәбе
3 урын – Сөҗе мәктәбе
Ярышларның төп хөкемдары – Сөнгатуллин Руслан Марат улы.
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында “Тукайга ияреп” исемле иҗади эшләр конкурсы игълан ителгән иде. Конкурска барлыгы 94 иҗади эш килде. Бәйгедә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнашты. Бигрәк тә Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Спас, Мөслим, Әтнә районы укучылары иҗади активлыкларын күрсәттеләр.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:
1.Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр (5-7, 8-9, 10-11 сыйныф укучылары катнашты).
2. Г.Тукайның бер әсәрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү (1-4, 5-11 класс укучылары һәм аларның укытучылары катнашты).
4 март көнне, районыбызда техник юнәлешне устерү һәм пропагандалау максатыннан, Арча Укучылар Сараеның өстәмә белем бирү педагогы Сөнгатуллин Руслан Марат улы төп гомуми белем бирү мәктәпләренең технология укытучылары өчен авиамодельләр ясау буенча мастер-класс уткәрде
Халкыбызның “Эш беткәч уйнарга ярый”, — дигән бик матур мәкале бар. Һәр нәрсә үзвакытында күңелле. Район алдынгылары слеты үткәрелми калган еллар да булды. Нәрсәдер җитмәгән, хезмәт елы төгәлләнми калган кебек иде ул чакларда. Шөкер, менә бу матур традиция яңадан дәвам итә. Быел әлеге бәйрәм 3 мартта район Мәдәният йортында узды.
Берничә көннән гүзәл затларыбыз бәйрәме – 8 март – хатын–кызлар көне. Язмам хөрмәтле хатын–кызларыбызга багышлана. Алар берәү генә түгел, җидәү!
Моннан бер 10 ел элек Казанбаштан Фирая ханым редакциягә килде. “Улыбыз Айнур университетка журналистика бүлегенә укырга барам, ди, рекомендация язып бирә алмассызмы икән”, — дип мөрәҗәгать итте ул. Без каләме өметле Айнурга бик теләп тәкъдимнамә яздык.
25 февральдә Арчада 1990–2000 еллар арасында мәктәп директорлары булып эшләгән педагоглар очрашуы узды. Аны район ветераннар советы рәисе, шул елларда мәгариф бүлеген җитәкләгән Наил Габдрахманов, мәгариф идарәсе һәм профсоюз комитеты оештырды.
Шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Инсан Миргали улы Вәлиев заманында район тормышында актив катнашкан кеше. Арча поселок Советы җитәкчесе булып эшләгәндә аның белән еш хәбәрләшергә, очрашырга туры килә иде.
“Җидегән чишмә” Арча халык театрының йөзек кашы булган Гөлсинә Зәкиеваны белмәгән кеше сирәктер. Холкы белән бик тыйнак, сабыр бу ханымны узган атнада “Казан арты” тарих–этнография” музее залында сәхнә түренә менгезеп утыртып, чәчәкләргә күмделәр.