ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2016 ел
җомга

Казанбаш авылы янындагы элеккеге ДОСААФ оешмасы автодромына (хәзерге аэродром) яңадан җан керде. Узган шимбәдә биредә “Запорожец” машиналарында узыш булды.

“Арча батырларын барлый” Бәйрәмен уздыру турында карар

26 февраль 2016 ел №23

29 февральдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсе полисоветының утырышы булды.

7 мартта Боз сараенда Г.Тукайның тууына 130 елга багышлап муниципаль район башлыгы Кубогына алкалы хоккей буенча район беренчелеге була. Ярышлар сәгать 8дә башлана.

Балалар арасында барган ярышта кенәрлеләр беренче урынны алды. Арча командасы – икенче, Балтач районының Сосна авылы командасы өченче булды

26 февральдә Г. Тукай исемендәге педагогика көллиятендә Арча, Минзәлә, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама педагогика һәм Бөгелмә һөнәри–педагогика көллиятләре студентлары арасында һөнәри осталык конкурсы үткәрелде.

 Районның “Ладья” шахмат клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов идеясе белән шахмат бәйгесе уздырылды.

Яшел Үзән шәһәрендә узган шашка һәм шахмат ярышында район командасы 7 район арасында үткән зона ярышында икенче урынны алдылар.

Узган шимбә чараларга бай булды. Бу көнне Арча станциясендәге 9нчы “Шатлык” балалар бакчасы каршында “Хуш, кыш, исәнме, кояшлы яз” исемле бәйрәм булды. Аны “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз белән “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе үткәрде.

“Төп йорт килене – 2016” район бәйгесенең зона ярышлары кызганнан–кыза барды. Баштарак кайбер киленнәрнең катнаштым дигән билге өчен генә йөрүләре сизелсә, соңга таба җаваплы карый башладылар. Бәлки, бүләкләрнең яхшы булуы да тәэсир иткәндер. Ничек кенә булмасын, матур чыгышларны күзәтеп утыруы ук күңелле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International