Арча муниципаль районының хокук бозуларны кисәтү буенча комиссиясенең утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе Рамил Гарифҗанов алып барды.
Казый Җәлил хәзрәт азан әйткәндә хаталану гөнаһка китерергә мөмкин, ди. Көнчыгыш мәчетендә узган бәйгегә йомгак ясаганда казыебыз шулай дип белдерде. Мәсәлән, “ләәә” дип сузып әйтсәң, гарәпчә “юк” мәгънәсендәге, ә инде “лә” дип китсәң, “әлбәттә” сүзе килеп чыга икән
“Көнчыгыш” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” девизы белән үтүче мәдәни–спорт чарасына чакыра. Ул 21 февральдә Арчаның бишенче гимназиясендә булачак.
Кукмарада “Ел укытучысы – 2016” зона конкурсы булды. Әлеге конкурс республиканың 9 зонасында үтә.
13 февраль 2016 елда Арча боз сараенда 2001 нче һәм олырак яшьтәге балалар арасында Арча районы хоккей Федерациясе кубогына хоккей ярышлары үткәрелде. Ярышта Шушма, Түбән -Аты, Апаз, Утар-Аты, Яңа Кырлай, Арчаның 5 гимназиясе һәм Арчаның беренче мәктәп командалары катнашты. Әлеге турнирда Арчаның 5 гимназиясе командасы I урынны, Утар-Аты командасы II, Арчаның беренче мәктәп командасы III урынны яулады. I урынны алган команда Кубок , призлы урын алган һәр команда членнары медалләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Һәр команданың иң яхшы уенчысына истәлекле бүләк тапшырылды.
Мәктәптә “Кичен, көндез һәм иртән – һәрвакыт сак бул уттан!” дигән музыкаль кичә үтте. Аны класс җитәкчеләре Гыйниятова Г.Т., Зәйнуллина Р.Ф. беренче класс укучылары белән уздырды. Кичәгә әзерлек алдан ук башланды. Укучылар янгынның нинди фаҗигага китерүен күрсәткән рәсемнәр ясадылар.
Гашыйклар көне уңаеннан Арча муниципаль районының ГХАТ бүлеге тантаналар залының эчке бизәлешен яңартты
“Северный” ширкәте районда элекке тәртипләрне саклап кала алган сирәк хуҗалыкларның берсе. Фермалар мал белән тулы, кешеләр иртән торып эшенә бара, вакытында акчасын ала. Хуҗалык кемгә карый гади халыкның анда эше юк. Алар җитәкчеләре Рөстәм Хәйруллинны гына белә, аны тыңлый, ышана.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин 10 февральдә Утар Аты авыл җирлегендә халыкның яшәеше белән танышты.
9 февральдә “Арча Арена” Боз сараенда Арча һәм Балтач районнарының муниципаль хезмәткәрләре командалары хоккей уйнады.