“Төп йорт килене – 2016” район бәйгесе, ягъни төп йортта кайнана белән тату гомер итүче үрнәк киленнәрне барлау дәвам итә. Аның чираттагысы Иске Иябаш күпфункцияле мәдәни–спорт үзәгендә булды.
Арчада яшәүче Зиннур Тимергалиевның “Кичә яраттым” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәгә берничә көн кала Зиннурның үзе белән сөйләшкән идек. “Әсәрләрегезне берәрсенә укыттыгызмы?” — дип сорадым. Берәр көчле язучы яки тәнкыйтьчедән укыту турында сүз бара иде. “Якташыбыз Вакыйф Нуриев укыды, китапка бәяне ул бирде”, — диде Зиннур.
Районнар, шәһәрләр арасында Яңа елны уздыру буенча төрле номинациядә бәйге игълан ителгән иде. Җиңүчеләр арасында безнең район да бар. Арчаның үзәк чыршысы республикада икенче урынны яулады.
2015 елда мәдәният учреждениеләре арасында мәдәният эшен оештыру буенча республика бәйгесендә Арча мәдәният идарәсе икенче урынны яулап, 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бу акча матди-техник базаны ныгыту өчен кулланылачак.
11 февральдә Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан Идарәсе Арча муниципаль районында эшмәкәрләр һәм гражданнар белән очрашулар үткәрә, җәмәгатьчелекне кабул итә.
Казанда үткән шимбә көнне уздырылган видеокиңәшмәдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин 2016 елны Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте.
3 февральдә Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазыйфаларны башкаручыларның хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәве һәм мәнфәгатьләр низагын көйләү буенча комиссия утырышы узды.
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе үзәк китапханә белән берлектә китап сөючеләр арасында “Яшьлек елларым китабы” исемле бәйге игълан итә. 1 февральдән 30 сентябрьгә кадәр яшь вакытта укып, күңелегезгә уелып калган китабыгыз турында әдәби тел белән язылган хатирәләрегезне (китапның авторын, исемен күрсәтеп) үзәк китапханәгә яки электрон адреска җибәрә аласыз
“Казан арты” тарих–этнография музее хезмәткәрләре 3 февраль көнне Казан шәһәренә сәяхәт кылдылар.
2015 елда Арча районында 311 җинаять теркәлде, 2014 елда 202 иде, үсеш 54 процент. Былтыр җинаятьләрнең 75,3 проценты ачылды (2014 елда 79,6 процент).