Якташыбыз, шагыйрь, журналист, галим, педагог Хәнәфи Бәдигыйга 75 яшь тулды. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсе “Казан арты” тарих–этнография музее белән берлектә “Әдәби кунакханә”дә юбилей кичәсе оештырды. “Туган як тургае” дип аталган бу кичәдә китапханәнең актив укучылары, “Каурый каләм” әдәби–иҗат берләшмәсенең һәвәскәр шагыйрьләре, студентлар катнашты.
2016 елның 29 гыйнварендә Казан шәһәрендә 14 музыка мәктәбендэ “ Жиганов — VIVO” I Республикуләм фестиваль- конкурсы булып узды. Конкурс ике номинация буенча узды: аерым башкару,ансамбль белән инструменталь башкару. Конкурста Арча балалар сәнгать мәктәбеннән фортепиано бүлегеннән узләренең укучылары белән 4 укытучы катнашты.
28–29 гыйнвар көннәрендә Арча шәһәрендә яшәүче гражданнарның җыеннары үтте.
Аларда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, аның урынбасары Камил Гомәров 2015 елда башкарылган эшләр, 2016 елда алда торган бурычлар турында чыгыш ясадылар.
Авыллар арасында “Төп йорт килене–2016” район бәйгесе бара. Бәйге татар халкының гореф–гадәтләрен саклауның гаилә өчен мөһимлеген ачыклау, татар хатын–кызы образының рухи һәм мәдәни кыйммәтен билгеләү, яшьләрдә әхлаклылык, әдәплелек тәрбияләү максатында үткәрелә. Шарты буенча анда төп йортта яшәүче төрле яшьтәге киленнәр катнаша ала.
Илнар Ильязов Кәче авылыннан. Арча агросәнәгать көллиятендә төзүче–мастер булырга укый. Голбол уйный. Спортның бер төре ул. Бездә таныш түгел. Илнар аңа Лаешта сукырлар өчен мәктәптә укыганда өйрәнә.
Арчада “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район башлыгы призына көрәш буенча ярышлар булды
РФ Хезмәт кодексының 142нче маддәсе нигезендә, хезмәт хакын 15 көннән артык түләмәгән очракта хезмәткәр, эш бирүчегә язмача рәвештә белдереп, тоткарланган сумманы түләгәнчегә кадәрге чорда эшен туктатырга хокуклы.
Божа балалар бакчасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча атналык үткәрелгән. Бу көннәрдә биредә ата-аналар һәм балалар белән төрле чаралар оештырылган. “Кызыл, сары, яшел” дигән спорт чарасында ЮХИДИнең Арча бүлекчәсеннән Э.Мөхәммәтҗанова һәм участок инспекторы Р.Зарипов та катнашкан
Район хуҗалыкларында 2 февральдә бер сыердан уртача 14,5 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,6 килограммга артык.
“Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтендә уртача савым 26,9 килограмм. Иң аз савым “Арча” ширкәтендә — 8,8 килограмм гына.
Быел басуларга 22935 тонна органик ашлама чыгарылды. Шуның 6600 тоннасы — “Мәрҗани” ширкәтендә.
Район хуҗалыкларындагы 282 чәчкечнең — 169ы, 250 культиваторның — 144е, 24 чәчү комплексының — 8е, 691 тракторның 305е ремонтланды.
Эш 4 секциядә узды. Республика буенча 1 нче турда 306 укытучы катнашты, шуларның 60ы 2нче турга узды. 60 укытучының икесе безнең районнан