ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2015 ел
җомга

Үзара салым акчаларының дүрт тапкыр артып кайтуы авыллар өчен күктән төшкән бәхет кебек инде ул. Аның файдасын аңлап алган авылларда салым суммасын да шактый арттырдылар.

Геройлар көне Арчаның 1нче мәктәбендә тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсе, Арча тарих-этнография музее, 1нче мәктәп оештырды. Очрашуга Яңа Кенәрдән Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова килгән иде.

Без “Җидегән чишмә” халык театрын ни өчен яратабыз? Чөнки анда без белгән таныш үзешчәннәр уйный. Һәм оста уйныйлар! Алар: хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиева, Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Рөстәм Закирҗанов, Резедә Гарифуллина...

Татар илендә яшисең икән, татарча да яхшы бел, русча да сөйләш. Аеруча балалар бакчаларында эшләүче рус милләтеннән булган тәрбиячеләргә кагыла дисәк тә була моны. Чөнки туган телне өйрәнү, аңа мәхәббәт тәрбияләү шуннан башлана. Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге нәкъ менә рус милләтеннән булган тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү белән шөгыльләнә.

Арча район башкарма комитеты “Кыш — 2015–2016” Яңа ел бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү планын раслады.

15 декабрьдә Арча почта бүлекчәсендә Әбүнәче көне үткәрелде. Халыкара чәй көне буларак, биредә ул турыда да онытмаганнар иде. Шулай ике бәйрәм бергә туры килде. Ә бәйрәм, билгеле инде, кунакларсыз узмый. Аларга да кытлык сизелмәде. Әбүнәче көненә республика газета–журналларыннан махсус кайтканнар.

22 декабрьдә 16 сәгатьтә Боз сараенда фигуралы шуу буенча күрсәтмә чыгышлар була

20 декабрьдә Боз сараенда Татарстан Республикасы хоккей федерациясе республика семинары була

Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.

– Утызынчы елларда мәчет манарасын кискәндә мин тугыз яшемдә идем. Берничә кыз килеп карап тордык. Җиргә дыңгырдап килеп төшкәч, куркудан елап өйләргә йөгердек. Берәү кистермәскә тырышып йөргән иде, аны кулга алдылар да юк иттеләр.

Арча китапханәсендә үткәрелгән күп кенә чараларда катнашкан бар. Китапханәчеләр аны зур хәзерлек белән оештыра белә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International