Районнардагы дәүләт ветеринария берләшмәләренә эшкә кабул ителгән яшь белгечләргә (30 яшькә кадәр) өч ел дәвамында ай саен өстәмә акча түләячәкләр. Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе шундый карар кабул итте.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составында катнашкан Татарстан спортчылары белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында бүген узган очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм спортчыларның тренерлары катнашты.
“Илкүләм җыелма команда составына эләгү – бу җитди адым. Киләсе елда Олимпиада узачак, анда Татарстан вәкилләре дә булырга тиеш. Без яхшыга өметләнәбез. Әмма моның өчен хезмәт, система, әлбәттә, потенциал кирәк. Без спортчылар өчен барлык шартларны тудырырга тиеш, - диде Миңнеханов. - Дөньякүләм дәрәҗәдә чыгыш ясарлык спортчылар булуы белән горурланабыз. Кемдер уңышка иреште, кемдер - юк. Спорт ул спорт, әмма потенциал зур”, - дип саный ул.
Очрашу башында синхрон йөзү буенча өч тапкыр дөнья чемпионы булган Лилия Низамовага, шулай ук аның тренеры Нинель Кожедубка ТР Президенты рәхмәте белдерелде.