ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Районда хезмәт хакы бирәчәге булган предприятиеләр бар. Бу турыда иң элек район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов белән сөйләштем.

19
май, 2015 ел
сишәмбе
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан район булышлыгы белән Иске Иябаш авылында сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл эшләнде. Яңа клуб янәшәсендә, бар кешенең күз алдында ул. 18 майда клуб ачу тантанасына килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, архитектура, төзелеш министры урынбасары Марат Сәйфетдинов әлеге һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, якташларыбыз батырлыгын баш иеп олыладылар.

15
май, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы 2014 елда төбәк башкарма власте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча бишенче тапкыр рәттән беренче урынны алды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рейтинг нәтиҗәләрен игълан иткән утырышы 2015 елның 7 маенда үтте
Бәла аяк астында, диләр. Ашытбаш авылында да 8 майда бөтен кеше бәйрәм рухы белән яшәп ятканда шундый хәл килеп чыгар, дип кем уйлаган?
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев 8 майда Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан соңгы авыр елларда район эчке эшләр бүлегендә намус белән хезмәт иткән Фәрит Шәмсетдинов янында булды.
Утар Аты авылындагы һәйкәл ныклап төзекләндерелгәннән соң күз явын алырдай булган.
“1984 елдан бирле бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. Хәзер менә карап торасы гына килә, – ди Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов. – Моннан тыш элеккеге “Байрак” колхозына кергән 4 авылдан тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын җыеп, авыл эшмәкәрләре ярдәме белән Коръән ашы үткәрдек
Печмәнтау авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелды. Кызганыч, һәйкәлне сугыш ветераннары күрә алмады. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары килгән иде. Тантанада һәйкәлне булдыруда тырышып йөргән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашты.
Ел дәвамында патриотик тәрбиягә корылган чаралардан соң Арчаның 9 номерлы “Шатлык” балалар бакчасында сугыш, җиңү темаларын үз эченә алган соңгы бәйге булды.
Арча үзәгендәге мәйданда флешмоб-батл булды.
Безнеңчә, гади итеп әйтсәк, бер төркем яшьләр (300ләп) мәйданны тутырып 1 сәгать буе биеделәр дә, ай күрде кояш алды дигәндәй, таралышты. Ул спорт-мәдәни, наркотикларга каршы марафон иде. Мәктәпләрдән, уку йортларыннан килгән 33 команда ярышты. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. Ул, яшьләрне сәламләп, Җиңү көне белән котлады.
Арча стадионында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәгариф учреждениеләре профсоюзы әгъзалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелде. Анда 46 башлангыч профсоюз оешмасыннан 200дән артык укытучы һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International