ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
20 апрельдә Татарстанда “Президент белән бергә” республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында “Игелекле эшләр эстафетасы” старт алды.
Яз җиттеме, татар дөньясы олы бәйрәмне – бөек Тукае туган көнен каршы алырга әзерләнә башлый. Ул көнне хәтта табигать тә үзгәрә, кояшның җылы нурлары көнне генә түгел, кешеләрнең күңелләрен дә җылыта. Карагыз, 27 апрельдә, Арча төбәге Тукай туган көнен билгеләргә җыенганда, һава нинди матур торды, моңа кадәр көн дә килеп йөдәткән карлы яңгырлары ераккарак качты, җылы язгы кояшка юл бирде.
Яңа Кенәрдән ветеран китапханәче Рәмзия Вәлиуллина шалтыратты: – Сугыш елы балаларына багышлап кичә үткәрәбез, сезне дә чакырабыз! Мондый чаралар районда үтеп тора. Әмма кичәнең сценариен Рәмзия ханым Вәлиуллинаның язуы – менә монысы җәлеп итте мине. Җомга көнне кич белән чыгып киттем Яңа Кенәргә.
Яңа Кырлай урта мәктәбе дүртенче ел рәттән республика мәктәпләрендә белем алучы яшь буынны үз кочагына Габдулла Тукай укуларына җыя.
Белем туплап кына түгел, Тукай эзләренә басып, шагыйрьнең музей комплексындагы тарихи ядкарьләр белән танышып, күңелләренә әйтеп бетергесез хисләр алып китә алар биредән.
24 апрельдә район Советының чираттагы 48 утырышы узды.
Аны район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина алып барды. Депутатлар 2014 елгы бюджет үтәлешен карадылар. Аның буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев хисап тотты.
21 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләр арасында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды
30 апрельдә 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган өмә була
Быел яз Кече Төрнәле авылының ир–егетләре Казанка аша салынган җәяүлеләр күперен төзекләндерү эшләрен башкарды. Изге гамәл кылуда үз өлешләрен кертүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер–савапларын бирсен.
Арчада рәсми рәвештә теркәлмичә эшләү очракларын киметү һәм мәҗбүри пенсия иминиятләвенә взносларны кертүне арттыру турында зона киңәшмәсе булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты
25 апрель көнне Арча районының һәр оешма һәм учреждениесе тирә-юньне чистарту, матурлау белән мәшгуль булды. Шәһәрдәге барлык оешмалар тирә–юньне чистартты, агартты, буяды. Шулай ук авыллардагы мәгариф, мәдәният учреждениеләре дә район күләмендәге өмәдән читтә калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International