ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Лесхоз мәктәбендә Кырымның Бахчисарай һәм Куйбышев урман хуҗалыгы вәкилләреннән торган делегация кунак булып китте.

20
март, 2015 ел
җомга
Күкчә Бирәзәдә гади авыл кешеләре гаиләсендә 1925 елда дөньяга килгән Вәсфикамалга бер сыйныф та тәмамлау насыйп булмый
— Зөлфәт Миннефәрович, сөйләшүне, гадәттәгечә, газета укучыларыбыз сорауларыннан башлыйк әле.
Мин асфальт–бетон заводына ачылыр алдыннан килгән идем. Ул вакытта Казаннан республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, бер төркем журналистлар кайткан иде. Министр, заводның куәте турында сөйләп, аның торбасыннан күтәреләчәк төтенне газ плитәсе миченнән чыккан күзгә күренмәс пар белән тиңләп, журналистларны шаккатырган иде. Заводта немец белгечләре дә эшли иде әле. Ул көннән соң 6 ел вакыт үтте.
Мөхтәсибәт җыелышларын төрле мәчетләрдә үткәрү матур традициягә әверелеп китте. Алдагылары Шушмабашта, Яңа Кенәрдә, Наласада булган. Ә бу юлы ул Урта Курса мәчетендә үтте.
Мәдинә Зәйнетдинова белән без Урта Курса мәктәбендәге сугыш хатирәләренә багышланган кичәдә очраштык. Яшьләргә хас җитез, әле дә сөйкемлелеген югалтмаган апа белән сөйләшкәндә, аның хәбәрдарлыгына, сабырлыгына сокландым.
18 мартта районның коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
19 мартта район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 14,5 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,4 килограммга күбрәк.
Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы 26 мартта 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Арча шәһәре, Галактионов урамы, 40нчы йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 2217785; (884366)32266.
Летайның IP–телевидениесе аша “Арча” ТРКнең “Атналык күзәтү” һәм “Агым” тапшырулары чыга башлады. Хөрмәтле райондашлар, сез безне һәр җомга 17.20 сәгатьтән 18.20 сәгатькә кадәр ТНВ каналыннан карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International