Үрнәктәге агросәнәгать һөнәр көллиятенең “Ачык ишекләр көне”нә кызыксынып бардым. Биредәге шартлар, булачак һөнәр ияләре белән танышу мөмкинлеге булачак иде.
Сабантуе алдыннан Арча ипподромында ат чабышлары үткәрү матур бер гадәт-йолага әйләнде. Майның бер шимбәсендә быел да уздырылды ул. Бәйрәм җыр-музыкалар белән күңелле башланып китте. Атлар ярышы тантанасын район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.
Арча сәнгать мәктәбендә “Ятаган” фольклор халык уен кораллары ансамбленең иҗат концерты булды. Беренче тәэсирем – искиткеч! Рәхәтләнеп карап, тыңлап, илһам алып утырдым. Халыкара, төбәкара, республикакүләм фестиваль-бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәре яулап килгән, районда үткән концерт, чараларның бизәгенә әверелгән бу ансамбль чыгышын беренче генә күрүем түгел. Әмма аларда ул бер көй уйнаса, бу концертны тулысынча үзе алып барды.
Урта Атыдан Әминә апа Һадиевага 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады. Әминә апага Россия Президенты В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Район Советы даими комиссиясенең һәм район Иҗтимагый советының берләштерелгән утырышы булды. Утырышны район Иҗтимагый советы рәисе Ринат Һидиятов алып барды.
Утырышта авыл хуҗалыгы эшмәкәрлегенә ярдәм итү программаларын тормышка ашыру, мәктәп укучыларының җәйге ялы мәсьәләләре каралды. Авыл хуҗалыгы эшмәкәрлегенә ярдәм итү программаларын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов чыгыш ясады.
24 майда Арча Үзәк китапханәсенә Башкортстанның Туймазы районы китапханәчеләре килде. Сәфәрнең максаты – китапханәдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашу иде.
Әле жиде яше дә тулып житмәгән нәни Сәрия өенә кайтып барганда бер капка төбендә мотоцикл күрә. Ничек инде утырып карамыйча йөрәк түзсен. Гаҗәеп тә шук, тиктормас кызый мотоциклга менеп атлана. Тик ул җиргә ава һәм Сәрия аста кала. Ярый әле бу хәлне мәктәптән кайтып килүче 8 сыйныф укучысы Ралиф күреп ала. Ул кызны коткарып кала.
3 июнь көнне 17:00 сәгатьтә Арчада яшьләр мохитенә караган объектларны яңадан торгызу кысаларында «Арча районының Яңа яшьләр үзәге нинди булачак? " темасына иҗтимагый фикер алышу узачак."Фикер алышуда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, шулай ук Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашачак.
Язгы каникуллар вакытында Арча Укучылар сараенда белем бирү мәктәпләре арасында шахмат буенча шәһси һәм команда беренчелегенә район ярышлары уздырылды.
Кояшлы матур көн булды ул. Районда иртәдән 161 чыгарылыш сыйныф укучысы соңгы кыңгырау тантанасына ашыкты. Ә Арчаның яңа 6нчы мәктәбендә беренче чыгарылыш сыйныф укучылары барысы 9. Кызлар тантанага ак алъяпкычлардан килделәр. Янәшәләрендә сыйныф җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Шәймуллина.