ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

Район балалар китапханәсендә Бөек Җиңү көне уңаеннан сугыш чоры балалары тормышына багышланган әдәби кичә узды. Арча 1 нче номерлы мәктәбенең 3 А сыйныф укучылары сугыш елларының никадәр авыр, куркыныч булганлыгын һәм үз яшьтәшләренең ачлыктан, салкыннан интегеп узган балачаклары турында сөйләгән китапханәчене бик кызыксынып  тыңладылар. Кичәдә сугыш елларында үскән балаларның чыдамлыгын кыюлыгын, батырлыгын  чагылдырган шигырьләр укылды һәм слайд презентация күрсәтелде.

Укучылар В. Катаев әсәре буенча эшләнгән “Полк улы” исемле фильмнан өзек карадылар һәм  бу китапны тулысынча укырга теләкләрен белдерделәр.

5 нче май көнне Лесхоз урта мәктәбе базасында “Совет һәм Россия халкы тормышында Бөек Ватан сугышы” темасы астында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган район күләмендә фәнни-практик конференция үтте.

Конференциянең максаты: СССР һәм совет халкының фашист Германиясен тар-мар итүдәге көчен күрсәтү, укучыларда Ватанның сугышчан тарихын өйрәнүгә  кызыксыну уяту, совет халкының һәм Кораллы Көчләрнең сугыш елларында күрсәткән  батырлыгын чагылдыру, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү һәм әлеге мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләү.

5 май көнне Иске Кырлай мәктәбендә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, ниндидер сәбәпләр белән Алтын Йолдыз орденын алуга ирешә алмаган тагын бер якташыбыз Гарапша Шаһимәрдәновның туганнары белән очрашу булды.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуларына карап күңел куана. Уҗымнар бик матур күтәрелеп килә.

Апаз урта мәктәбендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин белән очрашу булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов һәм Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков та катнашты.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Халисә Гафурова яшәгән фатир ишеген шакыйм, ә үзем аның турында уйлыйм. Күптәннән күргән юк, үзгәрдеме икән? Шактый еллар элек сәхнәдән “... күзләрем дә начар күрә, ишетми колаклар да...” дип шигырь сөйләп йөргәне әле дә истә. Бүген ул ни хәлләрдә икән?

Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорты тирәлегенә җәй килгән. Урам яктан яшь чыршылар тезелеп киткән, бакчасында ямь-яшел хәтфәдәй чирәм, фонтан эшләп утыра. Казаннан кайткан якташларыбыз да бу ямьлелеккә игътибар итми калмагандыр.

Узган атнада Арча сәнгать мәктәбенә районның иң алдынгы татар теле укытучылары җыелды. Биредә “Туган тел укытучысы–2016“ бәйгесе булды.

Район сәнгать мәктәбендә төрле яшьләр хәрәкәтләрендә катнашучылар белән профилактик исәпкә баскан яшүсмерләрнең концерты булды.

Быел 9 майда Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм демонстрациясендә “Үлемсез полк” колонналары оешкан төстә үтәчәк. “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга теләүчеләргә кимендә А3 зурлыгында үз солдатының фоторәсемен әзерләргә, аны штандартка беркетергә кирәк булачак, шулай эшләмәгәндә ул колоннада күренмәячәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International