ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2015 ел
җомга
23 июнь район тарихына кабатланмас мизгелләре белән кереп калачак. Бу көнне Арчаның “Йолдызлар аллеясе”ндә тагын ике йолдыз пәйда булды.
2015 елның 8 июненнән (№ 143-ФЗ) Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексына һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында”гы Федераль законга үзгәрешләр керде.
2015 елның 15 июнендә җәмәгать суды алимент түләмәгән өчен А. Петряковка карата җинаять эшен карады.
Арча шәһәрендә яшәүче Валерий Анисимов элегрәк тә хөкем ителгән, иректән мәхрүм итү урыннарында да булган. Сынау срогы 2015 елның 10 июнендә чыгарга тиеш булып, быел 26 апрельдә яңадан җинаять ясарга өлгергән.
2015 елның 1 июненнән пенсионерларга пенсия кенәгәсе бирелми башлады.
Балтач районындагы Кара күл янында Татарстан мәктәпләрендә белем алучыларның 60нчы республикакүләм туристик слеты узды. Егет–кызлар арасында узган ярышларда өч төрле җәяүле дистанциясендә (кыска, бәйләнешле, төркем белән), капитаннар, команданы тәкъдим итү һәм пешекчеләр конкурсларында көч сынашты.
9 сыйныфны тәмамлаучылар төп дәүләт имтиханнарын тапшырып, хушлашу кичәләре үткәрделәр. Барысы 572 яшүсмер. Барысы да төп гомуми белем турындагы аттестатны алды. Күбесе белемнәрен һөнәр алу йортларында дәвам итәчәк.
22 июнь – сугыш башланган көн. Хәтер һәм кайгы көне. Каратай авылы халкы өчен ул хәзер яу кырында башларын салган авылдашлары истәлегенә һәйкәл куеп, аларның исемнәрен мәңгеләштерү көне буларак та истә калачак.
Июнь аенда да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар, исерек килеш руль артына утыручылар шактый. Өч атнада гына да 404 очрак теркәлгән.
Иясез этләр күбәйде. Басуларда гына түгел, шәһәр, авыллар эчендә дә. Аларның кош–кортларга, терлекләргә генә түгел, хәтта кешеләргә дә һөҗүм итүләре турында редакциягә дә хәбәрләр килеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International