ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Белгечләр илебез икътисады үсешен тоткарлаучы төп сәбәпләрнең берсе буларак коррупция, ришвәтчелекне атый. Бүгенге шартларда аның белән көрәш аеруча зур яңгыраш ала. Шушы уңайдан без райондагы хәлгә ачыклык кертү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе, районның коррупциягә каршы тору комиссиясе рәисе Илшат НУРИЕВКА мөрәҗәгать иттек.
8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районнан бер төркем хатын–кызлар Татарстан Республикасы җитәкчеләре белән очрашуга барды
Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә баянда һәм аккордеонда яшь башкаручыларның II Халыкара бәйге-фестивале булды
Эш вакытында почта бүлекчәсенә барып, газета-журналларга язылу күпләргә кыенлык тудыра. Шуңа, бу эшне җайлаштыру максатыннан, оешмаларга барып, вакытлы матбугатка яздыруны оештырырга тәкъдим итәбез
Соңгы вакытта машиналарның алгы фараларына ксенон яктырткычлар кую очраклары ешайды.
Бу турыда газета битләрендә ничәнче тапкыр язабыз инде. Полиция хезмәткәрләре кисәтә тора, без һаман алдана торабыз. Полиция подполковнигы Ирек Габидуллин редакциягә телефон һәм банк карталары аша акча урлау турында чираттагы материалын тотып килгәч, башта ышанмыйча тордык.
Нигә шулкадәр беркатлы соң без?
Азык-төлек базарындагы хәлне исәпкә алып, быел ярминкәләр кыш айларында да туктап тормады. Казандагылары белән беррәттән Арчада да бәйрәм саен үтеп торды алар.
Арча районының югары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары республикада авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче югары уку йортлары, министрлык вәкилләре һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев белән очрашты. Киләчәкләрен әлеге өлкә белән бәйләргә теләүчеләргә кызыклы тәкъдимнәр, файдалы мәгълүмат күп булды бу көнне.
Күңелләргә тирән эз салып, киләчәккә якты өметләр уята торган хатирәләрнең берсе - Казан шәһәренең Дәүләт Советына сәяхәттер мөгаен. Без, тарих укытучысы Фәридә Илдус кызы һәм бер төркем укучылар Дәүләт Советында язучы, дәүләт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән очрашуда булдык. Моңарчы егерме еллык тарихы булган бу мәһабәт бинаны без, телевизор экраннарыннан гына күреп сокланган булсак, бу очрашуда аның һәр бүлмәсенә кереп, искиткеч бай тарихы, кызыклы экспонатлары белән танышу бәхетенә ирештек. Экскурсовод Мария Михайлованы тын да алмый тыңладык. Сорауларына җавап бирдек. Хәтта депутат кәнәфиләренә утырып үзебезне борчыган сорауларга җавап алу бәхетенә дә ирештек.
6 март көнне Кышкар авыл клубында клуб, китапханә һәм башлангыч мәктәп белән берлектә “Йөрәк аша узды сугыш” дип исемләнгән, Бөек Җиңү язын якынайтуда үзләренең фидакарь хезмәтләрен һәм гомерләрен кызганмый, ач-ялангач килеш тылда батырлык күрсәткән ветераннарга “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International