ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга
Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, “Куркынычсыз хәрәкәт” эксперт үзәге һәм автомобиль иминиятләүчеләрнең Россия берлеге Россиянең кайбер төбәкләрендә “Куркынычсызлык торышы!” исемле мәгълүмати–пропаганда кампаниясе үткәрә
Алар шулай ук КПРФның Арча бүлеге коммунистларының ачык партия җыелышында катнаштылар
“Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә бадминтон буенча шәхси–команда район беренчелеге булды. Анда районның 9 мәктәбеннән 1999–2001 елгы 19 егет һәм 16 кыз осталыкларын сынады
2014 елда Арча район суды 79 җинаять эше карады. Бу 2013 елга караганда 7 эшкә азрак. Каралган эшнең 72се буенча гаепләү хөкеме чыгарылды.
Җинаять материалларыннан күренгәнчә, 2014 елның ноябрендә Иске Чүриле авылында яшәүче Р. Әхмәтҗанов берәүдән 5 литр спиртлы эчемлек сатып ала.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бөтен җирдә ягулык бәяләре арта, дип уфтаналар, ә менә “Кырлай” ширкәтендә ул кими. Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә, диләр, әмма бу очракта сөйләми булмас
6 мартта “Казан арты” музеенда районның җәмәгать тәрбиячеләре киңәшмәсе узды.
Арча сәнгать мәктәбендә 8 март уңаеннан хатын–кызларга багышланган бәйрәм булды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. Илшат Габделфәртович хатын–кызларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, тигезлек, гаилә һәм балалар бәхете теләде.
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 7 мартта Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераннары Фәүзия Шәйхелисламова белән Факия Шәйморатовага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлауларын һәм бүләкләр тапшырды.
Кайчак ишеткән, күргәннәрне барлыйсаң да, кеше гомеренең кыл өстендә генә торуын аңлыйсың. Борчу–хәсрәтләр башкалар капкасын гына кага, мине читләтеп үтә, дип һич әйтерлек түгел. Алар синең кем һәм ничә яшьтә булуыңны да сорап тормый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International