ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Яңа Кенәр мәдәният йортында 26 гыйнвар көнне премьера була
Чит илгә чыгу өчен паспорт ясату бәясе арта, дип узган ел ахырында ук сүз чыккан иде
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсендә бинаны үзгәртеп кору буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсенең ныклап төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Наилә Перова катнашты.
Узган ел районда дәүләт программаларын тормышка ашыру максатында бик күп төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Аларга йомгак ясау һәм 2015 елгы планнар белән таныштыру өчен без район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.
Әниләр турында бик күп язабыз. Ә әтиләр ничектер һәрчак читтә калган кебек була. Беләсезме, хәзер әтиләр көне дә бар бит. 15 июньдә, җәйнең иң матур вакытында билгеләп үтелә. Һәм бүген мин хатыны вафат булып, ятим калган өч кызына ана да, ата да назы биргән кеше турында язарга булдым.
Медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә уйласаң, беренче чиратта мәҗбүри медицина иминияте полисын сорыйлар. Чөнки ул хастаханәләрдә дәвалану өчен төп документ.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Яңа ел бәйрәмнәре кемнәр өчендер озакка сузылса да, бу терлекчеләргә кагылмый. Без район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов белән 1 гыйнварда иртән шактый фермаларда булдык
Районда Яңа елга иң зур бүләк алучылар, мөгаен, йорт салу өчен дәүләттән субсидия алучылар булгандыр. “2014–2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл биләмәләренең тотрыклы үсеше” федераль максатчан программасы буенча Арча районында 34 гаилә Яңа ел алдыннан шундый зур бүләккә ия булды. Аларга декабрь ахырында барысы 33 миллион сум акча бирелде.
13 гыйнварда муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина күзәтчелек органнары катнашында киңәшмә үткәрде.
Быел шәһәребез Яңа ел кичләрендә аеруча матур. Кем белән генә сөйләшсәң дә, шул фикерне әйтә. “Яңа ел бизәкләре” конкурсы комиссиясе әгъзалары да шул фикердә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International