ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Район башлыгының дүшәмбе киңәшмәсендә терлекләргә азык запасын тулыландыру, бигрәк тә сенаж салу темпларын арттыру, урып–җыю эшләрен кыска срокларда югалтуларсыз җыеп алу турында сөйләшенде
Арчаның беренче мәктәбе 10 сыйныф укучысы Салават Шакиров Интернет аша язылып, конкурстан үтеп, Казанда җәйге универсиадада волонтер–атташе булып эшләп кайта. Ул анда Кореядан килгән бокс командасына хезмәт күрсәтә.
“Әгәр химчисткага бирелгән әйберләрне тапландырсалар (бөтенләй эштән чыгарсалар) нишләргә? Дәгъва итүне ничек рәсмиләштерергә һәм тапланган әйберне нишләтергә?”—дип мөрәҗәгать итте бер газета укучыбыз.
Соңгы вакытта тире авырулары нык таралган. Аеруча микроспория белән авыру очраклары күбәйгән. Элек ул яз, көз айларында күзәтелгән. Быел җәй көннәрендә баш күтәргән. Ул авыру нидән гыйбарәт һәм аннан саклану, дәвалау өчен нишләргә кирәк? Бу сорауларга Арча үзәк хастаханәсенең табиб–дерматовенерологы Диләрә Каратай җавап бирә.

18
июль, 2014 ел
җомга
Арыш басулары күзгә күренеп өлгерә. Яздан матур гына чыкса да, майдагы эсселек, корылык үзенекен итте, бу культураның уңышы өмет иткән кадәр булмаячак. Сирәк урыннарда чүп үлән басты, эт эчәгесе тартып ега, астан арышның икенче каты күтәрелә. Кыскасы, җиңел булмаячак быелгы урак өсте.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 17 июльдә Арча шәһәрендәге оешма, учреждениеләрнең кышкы сезонга әзерлеге белән кызыксынды. Ул “Бәләкәч”, 2, 5нче номерлы балалар бакчаларында, район Мәдәният йортында, шәһәр Советында модульле котельныйларда булды, территорияләрдәге тәртипкә игътибар бирде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Хәстиева җитәкчелегендә “Энергоэффектлылык — тормыш рәвеше” темасына түгәрәк өстәл узды. Анда район бюджет учреждениесе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, энергия белән тәэмин итүче оешма һәм район хакимияте вәкилләре катнашты.
Балаларны тернәкләндерү үзәгендә, чын мәгънәсендә, бәйрәм булды. Каринаны гына күр син, күз бәйләп кайчы белән бүләк кисеп алу уенында кулына эләккән матур янчыкны күргәч, дус кызларына күрсәтә-күрсәтә, и-и, сөенде дә инде. Бу чараның бөтен әһәмияте дә шунда иде.
Халыкара шахмат федерациясенә (ФИДЕ) 1924 елның 20 июлендә Парижда нигез салына һәм бу көн Халыкара шахмат көне дип билгеләп үтелә.
“Уракчы кыз”ансамбленең 10 еллык юбилей кичәсендә катнашырга туры килде миңа. Шунда хезмәт ветераны, ансамбльнең оештыручысы, җитәкчесе Суфия Сабирҗанованың яшьләргә генә хас җитезлегенә, ургылып торган дәртенә сокланып туя алмадым. Сәгатьтән артык сәхнәдә чыгыш ясады, аннан клуб идәннәрен дер селкетеп биеде. Кич буе ветеранның йөзеннән елмаю китмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International