ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2014 ел
җомга
“Уракчы кыз”ансамбленең 10 еллык юбилей кичәсендә катнашырга туры килде миңа. Шунда хезмәт ветераны, ансамбльнең оештыручысы, җитәкчесе Суфия Сабирҗанованың яшьләргә генә хас җитезлегенә, ургылып торган дәртенә сокланып туя алмадым. Сәгатьтән артык сәхнәдә чыгыш ясады, аннан клуб идәннәрен дер селкетеп биеде. Кич буе ветеранның йөзеннән елмаю китмәде.
Бәхетсезлек — аяк астында, дигән борынгылар. Чыннан да, тормышта сак булып яшәмәсәң, сине Ходай гына саклап бетерә алмый.
12 июльдә Өчиле авылында булган янгын турындагы хәбәр яшен тизлеге белән Арчага килеп җитте. Данлыклы татар теле укытучысы, Тукай шигырьләрен яттан белгән тел белгече, мәҗлесләрне гөрләтеп алып барган шаян телле тамада, сәхнәләрдән төшмәгән үзешчән җырчы, шигырь сөйләү остасы, авыл хәбәрчесе Фәрхәт Зыятовның көтмәгәндә, уйламаганда шундый бәлагә таруы безне аеруча тетрәндерде.
Һәрбер кешенең үз язмышы. Кемдер бәхетен шәһәрдә таба. Ә менә Суфия Фәйзрахманова Казанда туса да, бәхетен авылда тапкан.
Авыл. Кызарып шәфәкъ бата. Бөтен күк йөзен җете алсу пәрдә каплап ала. Ул авылны да, җәелеп аккан елга өстен дә, чәчәкләргә күмелгән яшел болынны да ал төсләргә күмә. Бу матурлыкны сүз белән генә аңлатып бетереп тә булмый. Аның өчен шагыйрь булып туарга, шигырь яки җыр юлларына салырга кирәк. Хәер, мәхәббәт утында янучылар өчен дә бу көннең иң матур вакыты.
БҮГЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫНДА халык социаль проектлары конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү һәм грантлар алуга сертификатлар тапшыру була. Аңа безнең районнан “Арча үзәк район хастаханәсенең беренчел муниципальара кан тамырлары үзәге базасында психолог–логопед кабинетын төзү” проекты лаек булды.

16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Апаз басуларында йөргәндә балачак еллары күз алдына килде. Авылларда кеше күп иде ул вакытларда, процент печәне бүлгән көннәр чын бәйрәм була иде. Машина–тракторлар, күбрәк җигүле атлар, сәнәк, тырма тоткан абый–апалар, бала–чага — бар да печән басуында. Үземнеке үзәктә дигәндәй, печәнлекләр тулгач, кибәннәр куйгач халык икенче көнне тыныч күңел белән, дәртләнеп эшкә чыга.
18 июльдә Арча районара тикшерү бүлегендә Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Хәсән улы Җәләлиев гражданнарны кабул итә. Кабул итү 10 сәгатьтә башлана.
Алдан язылу 8(84366) 3–02–63 телефоны буенча.
Хәзерге вакытта республикада 195431 бала мәктәпкәчә гомумбелем учреждениеләренә йөри. Өстәмә компенсациянең керемнәрне һәм 6 айга билгеләнүен исәпкә алып, июль–сентябрь айларында социаль яклау органнары өстәмә компенсация билгеләүгә хокукны кабат теркәү үткәрә.
Быел 22 февральдә Арча шәһәре үзәгендәге “Радуга” сәүдә үзәгендәге “Метелица” кибетенә бер хатын–кыз килеп керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International