ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Соңгы елларда шәһәр, районнарда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуны күздә тоткан төрле дәүләт программалары эшли башлады. Мисал итеп тузган торак программасын гына алыйк. Аның ярдәмендә Арчада шактый гаилә бүген барлык шартлары тудырылган, уңайлы, иркен фатирларда яши. Әмма быел программага берникадәр үзгәреш кертелгән. Бу турыда тулырак аңлатма алу өчен без Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек.
5 июльдә “Бочче” уенында катнашучы балалар һәм аларның әниләре юлга кузгалды. Көне дә бик матур иде. 3 сәгатьлек юл бик тиз узып китте.
Болгарда мин 5-6 ел элек булган идем. Аннан соң ул танымаслык булып үзгәргән. Шәһәр үзәгендә Җәмигъ мәчете урнашкан. Аның тирәли базар мәйданы, шунда ук Кара палата, Олы һәм Кече манаралар тезелеп киткән. Ерак түгел мунча хәрабәләре ята. Мунча ул вакытта юыну урыны гына түгел, үзара җыелып сөйләшү, очрашу, киңәшү урыны булып торган. Ул тарихка Ак палата дип кереп калган.
Арчадагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Өмет чыганагы” үзәгендә балаларга экологик тәрбия бирүгә игътибар зур.
2014 ел — Мәдәният елы. Ул безнең районда ничек үтә? Бу һәм башка сорауларга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнур Котдусов җавап бирә.
14 ИЮЛЬДӘ АРЧА РАЙОНЫНДА энергияне саклау, яңа технологияләр кертү, энергияне куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган киңәшмә булды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Хәстиева катнашты.

11
июль, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасында бик күп программалар эшли. Без аларның ничек тормышка ашырылуын үзебезнең районда да күреп торабыз. Авылларга кагыла торганнары да шактый. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, яңа фельдшер–акушерлык пунктлары төзү һ.б. авылларыбызның ныклыгын арттыра торган гамәлләр.
Арча муниципаль районы 2012–2013 елларда энергетик ресурсларны куллану буенча республика районнары арасында беренче урынны алды, Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Июль–җәйнең иң матур ае, ул почта хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре ае да.
Яңа уку елы башланыр алдыннан республикада “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе үткәрү матур традициягә әйләнде. Аның кысаларында районыбызның тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче аз керемле, күп балалы гаиләләрнең, тәрбиягә алынган һәм инвалид, әти–әниләре инвалид булган гаиләләрнең балаларына ярдәм күрсәтүдә безнең районда да актив эш алып барыла. Быел ул 2–11 сыйныф укучыларына да кагыла.
РАЙОН ЭЧКЕ ЭШЛӘР БҮЛЕГЕНДӘ 2014 ЕЛНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЯРТЫЕЛЛЫГЫ ЙОМГАКЛАРЫ БУЕНЧА КИҢӘШМӘ ҮТТЕ. АНДА РАЙОН ПРОКУРОРЫ РИНАТ СИТДЫЙКОВ, МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫ УРЫНБАСАРЫ ЛЮБОВЬ ОСИНА КАТНАШТЫ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International