ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2014 ел
җомга
30 еллык юбилеена Урта Курса мәктәбе зур бүләккә ия булды — ныклап төзекләндерү мәктәпне өр–яңа итте. Мәктәпләрне төзекләндерү буенча дәүләт программасы нигезендә районыбызда ел саен берничә белем йорты яңарыш кичерә. Быел Урта Курса, Шурабаш, Түбән Мәтәскә, Арчаның 7нче мәктәпләрен төзекләндерү планга кертелгән иде
Шурабаш мәктәбе Татарстан Республикасы белән Мари Иле чигендәге авылда урнашкан. Бу мәктәптә татар һәм мари балалары белем ала
Арча сәнгать мәктәбендә техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклауга багышланган семинар булды
Моннан 7–8 еллар элек Себердән Әлмәткә бер кеше кайткан һәм шунда парк гимнастикасын кертеп җибәргән. Озакламый моны Казанда да куллана башлаганнар. Безнең Арча районы бер генә яңалыкны да ычкындырмаска тырыша
24 июньдә кичке унынчы яртылар тирәсендә Арча станциясенең Победа урамы, 24нче йортта янгын чыккан. Мунча тулысынча янып беткән, йортка да шактый зыян килгән.
Миңа — Арча кешесенә, “баруларым” дип әйтү бик үк килешеп бетми, “кайтуларым” дияргә кирәктер. Ни дисәң дә, бәндә баласы туган ягына кайта инде ул. Мәңге искермәс, мәңге яңа “Арча” көе искә төшкәнгә генә шулай “баруларым” дип яздым. Кайткан саен “Арча” көен көйләми калганым юк. Инде менә яңадан “Арчаларга баруларым...”

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Белгечләр быел үсемлекләрнең үсү, өлгерү чоры ике атна чамасы алдан бара, диләр. Димәк, урак өстенә дә ерак калмый, моны арыш басуларына карап та чамалап була. Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык мәкале.
Район хакимияте каршындагы бакчада Йолдызлар аллеясына тантаналы шартларда яңа исемнәр өстәлде. Алар: быел 11нче сыйныфны уңышлы тәмамлаган, өч ел рәттән район, республика, Россия күләмендәге ярышларда, олимпиадаларда җиңү яулаган Арчаның 1нче мәктәбеннән Булат Вәлиев, Лесхоз мәктәбеннән Илназ Шәяхмәтов һәм Марат Зәйнуллин. Тантанада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов катнашты.
Узган атнада район авыл җирлекләрендә референдумнар узды. Референдумнар нинди максатларны күздә тотып уздырылганын белү өчен без Арча муниципаль районының финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек.
Авылларда, район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләп узды. Чират башкалабызга җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International