ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
Район прокуратурасы «Идарәче компания» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау өлкәсендә закон таләпләре үтәлешен тикшерде.
Соңгы елларда күпләрнең бәрәңге үстерүдән гайрәте чикте. Чөнки мәшәкате, чыгымнары бик нык артты. Узган гасырның сиксәненче елларына кадәр бәрәңгенең корткычлары да, авырулары да юк диярлек иде. Сентябрь ахырына кадәр үсә иде ул, ямь–яшел сабакларын урырга кызганып торалар иде.
Армиягә чакырылучылар белән очрашуны оештыру күркәм традициягә әверелде. Кичә Арча сәнгать мәктәбендә шундый чараның чираттагысы үткәрелде. Анда быел армия сафларына алынучы егетләребезне котлау, аларга теләкләрен җиткерү өчен ветераннар, отставкадагы хәрбиләр, әти–әниләр килгән иде.
Кушлавычтагы Габдулла Тукай музеенда музей, авыл клубы, китапханә, мәктәп коллективларының тырышлыгы белән “Бер мәдрәсәнең серләре” дигән әдәби–музыкаль кичә үткәрелде.
2014 елның 21 апреленнән 30 апрельгә кадәр район территориясендә “Куркынычсыз йорт, подъезд, фатир” дигән комплекслы операция үткәрелә. Ул милек җинаятьләрен булдырмау һәм объектларны, фатирларны, йортларны полициянең ведомстводан тыш сагы карамагына алуны активлаштыруны күздә тота.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров дүшәмбе киңәшмәсендә санитария–экология икеайлыгында алда торган бурычларга тукталды. Территорияләрне, биналарны тәртипкә китерергә. Агач утырту, газоннар ясау, буяу, агарту, чәчәкләр үстерү — болар инде гадәти эшләргә әверелде.
— 2015 елдан пенсияләр яңача исәпләнәчәк, диләр. Янәсе, пенсиягә соңрак чыксаң, отышлырак. Хөкүмәткә пенсионерның эшләве ни өчен кирәк? Районда эшләүче пенсионерлар күпме? — дип шалтырата Арчадан Г. Сибгатуллина.
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган демонстрациядә Арча шәһәре хезмәт коллективлары колоннасының үтү тәртибе
Гел хәрәкәттә булып, замана белән бергә актив тормыш рәвеше алып барган яшь буын вәкилләрен сәясәт мәйданында күзаллавы кыенрак, чөнки алар өчен сәясәт ятрак сыман. Ләкин яшьләрнең үз фикере, дөньяга карашлары да үзенчә.
19 апрельдән 26сына кадәр илебездә “Язгы изгелек атналыгы” бара. Узган атнада Арча педагогика көллиятендә атналыкны ачу тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International