ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Узган атнада «Арча» спорт комплексында автомәктәпләрдә укучылар арасында автомобиль спорты буенча Татарстан Республикасы ДОСААФ төбәк җәмәгать дәүләт берләшмәсенең “Яшь машина йөртүче—2014” республика ярышы булды.
22 апрельдә коммунистлар В.И.Ленинның тууына 144 ел тулуны билгеләп үтте. Бу уңайдан “Россия Федерациясе коммунистлар партиясе”нең (КПРФ) Татарстан төбәк бүлеге Арча җирле бүлекчәсе “В.И.Ленин һәм бүгенге заман” дигән темага Ленин укулары үткәрде. Аны КПРФның Арча җирле бүлекчәсе беренче секретаре Фердинанд Ибраһимов алып барды. Анда район коммунистларыннан тыш ветераннар, партия тарафдарлары да катнашты. Соңыннан коммунистлар Совет мәйданындагы В.И.Ленин һәйкәленә чәчәкләр салды.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 19 маеннан 30ына кадәр ТРның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Милли ашлар көне уздыруны планлаштыра. 

18
апрель, 2014 ел
җомга
Арча сорт сынау участогы мөдире Фәнис Зарипов районда иң күп посылка алучы кешедер. Кайлардан гына килми алар аңа — Франция, Дания, Германия, Россиянең Киров өлкәсе, Краснодар, Новосибирск һ.б.
Арча үзәгендә юллардагы чокыр–чакырлар транспорт белән идарә итүчеләрнең генә түгел, җәяүлеләрнең дә күңелләрен борчый башлаган иде. Кышын артык күренмәсәләр дә, кар бетү белән бик тиз калкып чыкты алар. Ниһаять, бу атна башында биредә юлларны төзекләндерергә тотындылар.
Һәркем өчен — русмы син, татармы, ир–атмы, хатын–кызмы, таза–саумы, инвалидмы — кояш та бертөрле чыга, җил дә бер юнәлештән исә, тормыш та бер агымнан бара. Бары тик һәр туган таңны шатланып каршы алырга, аңа өметләр багларга гына кирәк. Аз гына читкә авыштыңмы, язмышың күгендә кара болытлар пәйда буласын көт тә тор. Тумыштан инвалид булсалар да, Арчада яшәүче Рамил Шәрәфетдинов, Айрат Низамов, Илфир Шәйдуллин күңелләрен төшермиләр, һәр туган көннең рәхәтен күреп, башкалардан калышмаска тырышып белемен дә алып, спорт, сәнгать белән дә шөгыльләнеп яшиләр.
Ветеринария берләшмәсе мәгълүматларына караганда, безнең районда гына да узган ел 62 кешене — эт, 22 кешене мәче тешләгән, хәтта берәүне сыер тешләгән!
15 апрельдә Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы узды.
17 апрельдә район административ комиссиясенең утырышы булды. Аны комиссия рәисе урынбасары, Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев алып барды.
Һәр язны җылы, коры һава урнашу белән, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен кызу көннәр башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International