ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2013 ел
җомга
Утырышта район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов, Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары Ленар Миңһаҗев, Арча районы буенча янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Сафин, “Арскнефтепродукт” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Фоат Гафаров, “Водоканал Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева, район Мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов, балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова, Раил хәзрәт һ.б. чыгыш ясадылар.

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы 2013 ел нәтиҗәләре буенча районнарның рейтингын төзеде. Арча районы 17нче урында. Сөт җитештерү буенча алтынчы урында торабыз. Калган күрсәткечләр шактый түбәндә, хезмәт хакы буенча — 27, кредитлар буенча 34нче урында.
Яңа ел аеруча балалар өчен күңелле бәйрәм. Кыш бабай, Кар кызы белән очрашу, бүләкләр алу, яшел чыршы янында җырлап–биеп күңел ачу—тулы бәхет өчен сабыйларга тагын ни кирәк. Өстәвенә, әле аларны сөендереп, каникуллар башлана. Балаларны бу көннәрдә берсеннән–берсе матур, күңелле чаралар көтә. Шуларның берсе—чыршы бәйрәмнәре. Алар 25–28 декабрь көннәрендә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә үтәчәк. Мәктәп яны лагерьлары да 25 декабрьдә үзенең ишекләрен ача.
20 декабрьдә “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, аның беренче урынбасары Марат Ибләминов, телевидение һәм радио буенча департамент җитәкчесе Алексей Данилов, Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров белән бергәләп “Арча хәбәрләре” район газетасы редакциясендә һәм “Арча” телерадиокомпаниясе”ндә булдылар.
1979 елның яңа ел алды. Алмагачлар өшегән бик салкын кыш иде ул. Матур күлмәкләр киеп, көзге каршында бөтерелә–бөтерелә балмаскарадны түземсезлек белән көтәбез. Айван клубының шау–гөр килеп торган чагы. Бермәлне урамнан кемдер кычкырып үтте: “Клуб яна!” Бәйрәм кайгысы бетте, барыбыз да шунда йөгердек.
Район белем учрежде-ниеләрендә республика күләмендә “Чисталык дәресе” исеме белән табигатьне саклау буенча экология–белем акциясе булды. Акция 1–11 сыйныф укучылары белән үтте. Дәресләрдә экология сагында торучы оешма вәкилләре дә катнашты. Балалар сыйныф сәгатьләре, КВН, махсус дәресләрдә табигатьне саклау буенча чыгыш ясады, төрле уеннар уйнады.

21
декабрь, 2013 ел
шимбә
18 декабрьдә Арчага Бөтенроссия ветераннар (пенсионерлар), сугыш һәм хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Дмитрий Карабанов һәм республика ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков килде.
Апаз авыл җирлегенә кергән авылларда нигезләр дә нык, йорт–җирләр дә таза. Күренеп тора, бу якларда тырыш халык яши, шуңа тормышлары да мул. Шушы җирлектә очрашуга, тәҗрибә уртаклашырга килгән авыл җирлекләре башлыклары, беренче чиратта, шуңа игътибар итте. Авыл көне гаилә фермаларын, фермер хуҗалыкларын, шәхси эшмәкәрлекне һәм шәхси секторда ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эшнең торышына багышланды.
Яңа ел якынлашканын күрәсең, күңелең белән тоясың килсә, кичләрен Арча үзәгенә чык, я булмаса көндез стадионга төш. Оешмалар тирә–юнендә акрынлап җемелдәшеп утлар яна, кардан ясалган әкият геройлары сыннары пәйда була башлады. Бу өлкәдә балалар бакчалары, мәктәпләр өлгеррәк булып чыкты. Китапханә тирәсе, мәдәният учагы каршы аллы–гөлле энҗе бөртекләреннән торган яктылыкка күмелде. Тиздән башка оешмалар яны да әкият шәһәрчеген хәтерләтер.
Узган шимбәдә “Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың җыры!” дигән девиз астында үткәрелгән концертлар бәйгесендә “Арча” һәм “Олимп” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәпләре коллективлары “бил алышты”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International