ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Ишектән керүгә мине якты йөз белән хуҗабикә, дүрт бала анасы Айгөл Габделхакова каршы алды. Кыска гына буйлы, чандыр гына гәүдәле, әмма гаҗәеп җитез, мөлаем бу ханым шунда ук игътибарымны җәлеп итте. Икенче бүлмәдән ире Илнур да чыкты. Казанда эшли икән, әлеге вакытта ялда.


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Районда язгы кыр эшләре узган елга караганда бер атна-ун көнгә иртәрәк башланды. Былтыр “Курса МТСы” ширкәте 5 майда чәчүгә чыккан булса, быел 25 апрельдә керештеләр.

Гадәттәгечә, бу ел да Тукай исеме белән башланып китте. Яз керү белән бөтен җиһанга Тукай рухы иңде. Төрле чаралар, шигырь укучылар бәйгеләре, шагыйрь әсәрләрен сәхнәләштерүләр һәм башкалар – бар да – олысы-кечесе, баласы-чагасы шул хис белән яшәде. “Без – Тукай якташлары” дигән шигырь укучылар бәйгесе гөрләде.

Бу көннәрдә шәһәребез күзгә күренеп чистара. Хезмәт коллективлары өмәгә чыга, шәхси йортлары белән яшәүчеләр үз тирәсен чистарта, күп фатирлы йорт яннары шулай ук матурлана. Ә шимбә көн Арчада үткән өмә үзенә бер төрле кызыклы булды. Алдан игълан иттеләр дә, кем тели – шул өмәгә чыкты.

Районда санитар-экологик хәлне яхшырту – тирә-юнебезне яшелләндерү, оешма, предприятие территорияләрен, шәхси хуҗалыклар капка төпләрен тәртипкә китерү буенча икеайлык игълан ителде. Ул беренче апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Арча районының иң еракта урнашкан авылларының берсе Байкалда булып кайттык. Сәяхәтебезнең сәбәпчесе – 95 яшен тутырган һәм олы юбилеен билгеләп үтүче Фәриха апа Гарипова. Капка төбендә үк безне улы Рәфәгать каршы алды, аннан оныклары Раилә белән Илгиз, социаль хезмәткәр Раушания Габдрахманова чыкты.

23 апрельдә Арчада яшәүче Александра Федотова 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Юбилярны котлап, район аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин килде һәм РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Лесхозда яшәүче Мөхәммәтнур Шәвәлиевка 90 яшь тулды. Мөхәммәтнур абый бәхетле кеше. Тигезлеге бар. Хатыны Фәния апа исән-сау. 64 ел бергә яшиләр! Килене Лилия: “Без бер гаиләдә өч буын яшибез”, — ди. Өлкәннәр төпчек улы Фаил гаиләсе белән көн итәләр.

Ашытбаш урта мәктәбендә шашка-шахмат ярышы булды. Мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләр арасында үтте ул. “Төньяк балкышы” ярышлары өч өлештән торды һәм бу уку елының “Интеллектуаль мәктәп” дигән йомгаклау бәйгесе булды.


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

29 апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге III  районара,  VII мәктәпкүләм “Татарстан – туган йортыбыз” укучылар фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциянең беренче этабына 70 тән артык эш килде, шуларның 54-е икенче этапка тәкъдим ителде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International