28 ноябрьдә шәһәребездә шатлыклы вакыйга булды. “Төньяк” микрорайонында 140 урынлы балалар бакчасы ачылды. Мәһабәт бу бинага “Сандугач” дигән матур исем кушканнар.
Бакчаны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары–мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
– Барыгызны да бүгенге шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәм, – диде Илшат Габделфәртович тантананы ачып. – Безгә беренче чиратта илебез һәм республикабыз җитәкчеләренә рәхмәт әйтергә кирәк, чөнки әлеге бакча федераль һәм республика бюджетларыннан бирелгән акчага төзелде. Мин район башлыгы булып дүрт ел эшлим, шушы чорда районда җиде мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Балалар бакчаларына әле һаман да ихтыяҗ бар, алдагы елларда алары да булыр, дип өметләнәбез. Әлеге матур бинаны сафка бастырган төзүчеләргә дә рәхмәт!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе, ТРның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов Арча районының дәүләт ветеринария берләшмәсендә халыкны кабул итте. Мондый дәрәҗәдәге очрашу булганы юк иде әле. Без дә газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән очрашуга бардык.
Исрафил Насыйбуллин: – Моннан берничә ел элек безне, мин үзем Наласа авылында яшим, авыл халкын котырган төлкеләр проблемасы борчыды. Алар хәтта авыл эчендә күзгә күренеп йөри башлады. Район ветеринарлары котыру чиренә каршы вакциналы брикетлар кайтардылар. Менә 2–3 ел инде без бу бәладән котылдык. Брикетлар кайтаруны туктата күрмәгез.
Баш ветеринар Алмаз Хисаметдинов: – Республикада котыру чире 10 тапкырга кимеде. Котыру авыруы буенча без хәтта Россиядә 1нче урынга мендек. 375 очрак теркәлгән еллар булды. Хәзер вакциналы брикеттан өзелмибез. Соңгы вакытта котыру чиренең 20 очрагы гына теркәлде.
Районыбызның горурлыгы булган Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова белән очрашулар еш булып, матбугатта аның турында язмалар аз чыкмаса да, аларның һәрберсендә Стелла Зәки кызы турында яңа мәгълүмат ачылмый калмый.
Шушы көннәрдә аның 85 яшьлек юбилей кичәсе 40 елдан артык үзе укыткан Яңа Кенәр мәктәбендә узды. Мәктәп коллективы ветеран укытучының гомер бәйрәменә әнә шундый бүләк ясаган. Гади генә кичә булмады ул, укытучының газиз балалары, укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, яшь буын вәкилләренең очрашып күрешүе, хатирәләр бүлешүе дә, укытучының тормыш юлы турында чык-кан китапны тәкъдир итү дә булды. Бәйрәмгә район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде.
Стелла Зәки кызы совет чорында үз-үзен аямыйча, халык өчен тырышып көч куйган буын вәкиле. Ул чор укытучыларына укыту гына түгел, барлык җәмәгать эшләре дә йөкләнүе, колхозга ярдәм итүләре дә сер түгел. Стелла ханым белән Хәбир абый иртәдән кичкә кадәр хезмәттә булганга, гаиләгә, балаларга тиешле игътибар да биреп бетерелмәгәндер бәлки, тик балалар укытучы әти-әниләренең хезмәтен аңлап, аларны борчымас- ка кирәклеген төшенеп, мөстәкыйль булып үсә. Светлана белән Айдар мәктәпне медаль белән тәмамлый. Алар газиз кешеләренә рәхмәтле булуларын еллар үткән саен ныграк аңлап, кадерен белеп яшәргә тырыша. Улы Айдар әнисенең йортын заманча уңайлыклар тудырып төзекләндергән. “Стелла Зәкиевнаның бүгенге яшәеше бик рәхәт, үзе дә тормышыннан канәгать. Җәен гел чәчәккә күмелгән йорт тирәсендә йөрергә ярата ул, — дип Айдарга рәхмәт әйткәндә бу турыда Рузалия Насыйбуллина сөйләде. — Минем җәем аларда үтте диярлек”.
Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортына барган, анда яшәгән өлкәннәр, кемнәргәдер кайчандыр тормыш биргән, төн йокыларын калдырып баккан, кеше иткән, хәзер шулардан артып, картлар йортында гомер итәргә мәҗбүр булган әниләр, әтиләрне күргән саен үзәгем өзгәләнеп кайта. Юк, биредә начар яшәмиләр. Киресенчә, кадер-хөрмәт аларга. Хезмәткәрләр башларыннан сыйпап, кулларыннан тотып, матур сүзләр әйтеп, балаларыннан күрмәгән игелекне күрсәтә үзләренә. Житәкчесе Гөлназ Төхвәтуллинаны аяк тавышыннан ук таныйлар, кулларыннан тотып, күзләренә карап рәхмәтләрен белдерәләр.
– Нинди генә язмышлы кешеләр юк биредә. Кайберләрен тыңлаганда күзләргә яшьләр килә. Бераз гына булса да кичергән авырлыкларын оныттырып тора алсак, без шуңа да шат. Аларга биредә рәхәт икән – без шуңа шат, – диде җитәкче һәм шунда аның күзе коридорда очып йөргән күбәләккә төште. – Әнә, тагын бер күбәләк, тагын берсенең җаны безнең янга кайткан. Бик озак еллар биредә яшәгәннәре, шушында вафат булганнары да бар.
Арча Үзәк китапханәсе яныннан үткәндә китапханәчеләрнең автобустан төргәкләр бушатканын бер генә күрергә туры килмәде. Нәрсә бушаталар икән дип кызыксындык бер көн.
Китапханәдә яңа кайт-
кан китапларны кабул итеп алып, район авылларында урнашкан филиалларга таратучы аерым бүлек эшли икән. Әлеге китап туплау бүлеге мөдире Гөлгенә Хәсәнова белән сөйләшкән вакытта автобустан хезмәткәрләрнең яңа кайткан китапларны бушатуы билгеле булды. Яңа китапларны иң элек бирегә алып кайталар да, исәпкә алгач, авыллардагы китапханәләргә тараталар. Соңгы вакытта китапханәләрдәге яңа китапларның күплеге — шуның ачык мисалы.
“ТР Мәдәният министрлыгы аша ел саен Татарстан китап нәшриятыннан күпләп китап алып кайтабыз, шуның ярдәмендә китапханәләрнең китап фонды баеды. Мәсәлән, 2016 елда 6700 данә китап кайт-са, 2017 елда – 7000, быел 7000 китап кайтты. Элек андый күпләп кайтарту мөмкинлекләре юк иде, социаль әһәмиятле проект кысаларында кайта башлавына 6-7 еллар тирәсе генә. Бу проект республикада татар әдәбиятын күтәрү максатында оештырыла. Классик әсәрләрне яңартып бастыру да китап укучыларыбыз өчен бик файдалы”, — дип сөйли Гөлгенә ханым.
Бер көндә Яңа Кенәр мәктәбендә өч истәлекле вакыйга узды: шахмат ярышы, ветеран укытучы Стелла Габдрахманованың туган көне һәм волейболчыларны бүләкләү. Волейболчылар турында узган саннарның берсендә язган идек.
Республика күләмендәге шахмат ярышында. Арча, Әтнә, Кукмара, Биектау, Балтач районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгән 10 командага тупланган шахмат остасы (40 кеше) көч сынашты. Бу — “Төньяк балкышы” исеме астындагы ярыш- ларның икенче этабы. Беренчесе октябрьдә Ашытбаш мәктәбендә шашка ярышлары булып узган иде.
Шахмат сөючеләр арасында балаларның күп булуы күңелле күренеш. Чөнки шахмат баланың акылын камилләштерә, уйлау сәләтен арттыра, хәтта характерын формалаштыруда да роль уйный икән.
26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр “Тукта ВИЧ/СПИД” Бөтенроссия акциясе уза. Шул уңайдан без район үзәк хастаханәсе врач-эпидемиологы Чулпан Ситдикова белән әңгәмә оештырдык.
– Акция ВИЧ-инфекция турында халыкның аңын үстерү максатыннан оештырыла, – дип сөйләде табиб Чулпан Ситдикова. – ВИЧ – ул кешенең иммун системасын зарарлый, организмның төрле авыруларга каршы тору көчен киметә торган вирус.
– Чулпан Равиловна, районда ВИЧ-инфекцияле кешеләр бармы?
– Арча районында ВИЧ-инфекцияле 26 кеше диспансер исәптә тора. Моннан тыш, Арча районында яшәүчеләрнең чир йоктырган бер өлеше Казанда республиканың СПИДны булдырмау һәм аның белән көрәш үзәгендә исәптә тора. Быел районда тагын өч кешедә ВИЧ-инфекция ачыкланды.
– Аноним сораштырулар үткәрелгәне бармы? Бу чир турында нәрсә беләбез без?
Арча Мәдәният йортында “Ихлас” мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр оешмасының өченче җыены булды.
– Бу оешманың максаты – яшьләр арасына кереп, үзләрен үрнәк итеп куеп, наркомания, эчүчелек, тәмәке тарту, үз-үзләренә кул салу кебек күренешләргә каршы көрәшү, – диде “Ихлас”ның оештыручысы Гөлназ Гарифҗанова. – Үзләре арасыннан җитәкчесен дә билгеләп куйдык – Гүзәл Абдуллина булды. Беренче җыенда ук төрле темаларга сөйләшү алып барылды. Мөмкинлекләре чикле яшьләр фикерләрен җиткерделәр, теләкләрен белдерделәр, проблемаларга да тукталдылар. Аларның активлыгына, төпле фикер йөртүләренә, кимчелекләргә, уңай якларга да дөрес бәя бирә алуларына исем китеп тыңладым.
– Наркомания, эчүчелек, тәмәке тарту, үз-үзләренә кул салу кебек күренешләр проблема күплектән түгел, ә рәхәтлектән килеп чыга. Без авырлыкларны җиңик дип яшибез, көчебездән килгәнчә үз өстебездә эшлибез, үз шөгылебезне булдырырга, халык арасына чыгарга тырышабыз, – диде Рамил Шәрәфетдинов.
Мәктәп укучылары, студентлар һәм 30 яшькә кадәр эшләүче яшьләр арасында видео-, фотоматериаллар, рәсем бәйгесе игълан ителде.
Җиңүчеләргә диплом һэм бүләкләр биреләчәк, ә аларның эшләре Арча районы ришвәтчелеккә каршы чаралар кампаниясендә кулланылачак.
Җиңүчеләрне хакимияте, хокук саклау органнары вәкилләре, иҗат экспертлары билгеләячәк.
Бер танышым әйтә: “Мин Казанда укыганда имтихан буласы көнне колхоз базары аша үтә идем. Үзенә күрә бер рәхәтлек бирә торган утрау иде ул. Анда баштагы артык уйлар чыгып бетә, дөнья мәшәкатьләре онытыла, имтиханнарны да әйбәт бирә идем”.
Мин үзем дә шул фикердә. Ярминкәләргә дә яратып йөрим. Аласы әйберең булмаса да, таныш-белешләрне очратасың, сәүдә итүчеләрнең хәзинәсен карап йөрисең.
Узган шимбәдә Арчада узган ярминкә күңелгә хуш килде. Сатучылары да, алучылары да күп иде.