ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Редакциягә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Сорауларны Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Ришат Хуҗинга бирдек.

Күптән түгел районда “Сәламәтлек мәктәбе” программасы кысаларында семинар-киңәшмә булды. “Анда чыгыш ясаган табибларның киңәшләре район халкы өчен бик файдалы булачак”, – диде безгә район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова. Һәм безне медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле эндокринолог Татьяна Никишова белән очраштырды.

Чиканаста яшәүче Фоадия Җәләевага 90 яшь тулды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйть секциясе һәм “Идел” журналы каршында оештырылган Татарстан әдәби судының күчмә утырышы булды. Анда язучы якташыбыз Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” повестена карата “җинаять эше” каралды. Арча тарихында беренче тапкыр.

Арчаның 10нчы балалар бакчасы бу көнне гөр килеп торды. Тәрбиячеләр, катнашучы нәниләр, аларның әти-әниләре бирегә районыбызның бәләкәй Сөмбеләсен сайлап алу бәйрәменә җыелды. Балалар арасында һәр көн, гомумән, аларның мохите үзе бәйрәмгә тиң.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле арчалылар!

12-30 ноябрь көннәрендә «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында тавыш  бирүнең финал этабы уза.

Ул Россиянең эре аэропортларына Бөек ватандашларыбызның исемнәрен бирүгә багышланган.

  1. Татарстанның «Казан» халыкара аэропортына татар әдәби теленә нигез салучы бөек шагыйрь, күп милләтле халыкның горурлыгы Габдулла Тукай исемен,

яки

  1. Кама аръягы үсешенә, илдә һәм Европадагы иң эре нефть химиясе комплекслары, Түбән Кама спутник шәһәре төзелүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән Николай Васильевич Лемаев исемен бирү өчен,

 

Сезнең дә тавыш биреп проектка ярдәм итүегезне сорыйбыз


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Мәктәпләрдә беренче чирек тәмам. Икенчесе башланды. Каникул вакытында беренче чиректә төрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә алган белем, күнекмәләрне сынар чак җитте. Мин дә, 2 ноябрьдә, малайларга ияреп, “Арча” спорт комплексына киттем.

Арчада егетләр генә түгел, шахматны оста уйнаучы кызлар да шактый. Укучыларның район, республика дәрәҗәсендә дә яулаган уңышлары әледән-әле ишетелеп тора. Шушы көннәрдә Арча районы мәктәпләрендә белем алучылар кабат районга шахмат ярышына җыелды.

Кыр эшләре тәмамлангач терлекчелеккә игътибарны арттырыр вакыт җитте. 9 ноябрьдә баш зоотехниклар, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре, ясалма орлыкландыру технологлары белән үткәрелгән киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов 10 айлык эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Арча муниципаль районында халыктан үзара салым җыю программасы алтынчы ел рәттән уңышлы тормышка ашырыла. Үзара салым райондагы мәсьәләләрне хәл итүдә һәм җирле бюджетны тулыландыруда әһәмиятле урын алып тора. Дәүләт ярдәме программаның нәтиҗәле эшләвендә хәлиткеч роль уйный. Халыктан җыелган үзара салым акчасының һәр 1 сумына Татарстан Республикасы бюджетыннан 4 сум өстәлә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International