14 октябрьдә Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Арча шәһәрендә яшәүче Хәлимә Хәйруллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырдылар.
Район мөхтәсибәтенең укыту эшләре буенча җитәкчесе, мөслимәләр берлеге рәисе, Татарстан Республикасының мөселманнар берлеге һәм Татарстан Диния нәзарәтенең гаилә, хатын–кызлар һәм балалар эшләре буенча комитетының район филиалы җитәкчесе Рая Фәтхуллина шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
19 октябрьдә Арча шәһәр башкарма комитеты карары нигезендә, Арча шәһәрен төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча гомумшәһәр чара үткәрелә.
2 ноябрьдә Укучылар сараенда балаларның фикерләү сәләтен, акылын үстерә торган шашка, шахмат уеннары матчы үткәрелә
Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе тәҗрибә уртаклашу максатыннан күрше районнар белән элемтәгә кереп, очрашулар оештыра башлады. Беренче очрашу Биектау районында булды.
Үткән якшәмбедә Арча стадионында чаңгычыларның республика күләмендәге чаңгы–роллерларда ярышы булды.
Кичә 13 октябрь көнне Арча мәдәният йорты үзешчәннәре Әтнә районы Югары Сәрдә авылында зур концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Арча Мәдәният йорты үзенең яңа иҗат сезонын зур концерт белән башлап җибәрде. Ел дәвамында ул тамашачыларына нәрсә әзерли? Яңа иҗат сезонында планнары нинди? Шундый сораулар белән без Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязановка мөрәҗәгать иттек.
“Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев:
— Арча районында юл төзелеше буенча башкарылган эшләр елдан–ел арта бара, ә менә юлсыз авыллар белән эшлисе бар әле. 30лап авылга асфальт килмәгән. Быел 22 объектта 458 млн. сумга якын эш башкардык. Федераль максатчан программалар һәм Татарстан Республикасының юлларга вак таш–ком түшәү, шәһәр эчендәге урамнарны асфальтлау, элек асфальтланган урамнардагы юлларны яңарту программалары нигезендә эшлибез. Быелга каралган эшләрне төгәлләдек. Августта өстәмә 4 эш килеп керде. Анысын да башкарып чыктык.
Машина үз җаена гына барды да, олы юлдан Ашабашка таба борылды. Тәрәзәсеннән тирә-юньдәге көзге матурлыкны күзәтеп, юлдашларымның ни турында сөйләшкәннәре дә колакка кермәде. Руль артында утырган Сәрия ханым җайлап кына авыл башыннан урамга таба борылды, аннан иң кырыйдагы бер йорт янына килеп туктады.