Күп хуҗалыкларда урак өсте инде онытылып бетте, ә “Игенче” ширкәте комбайнчылары һаман эштә. Колачы авылы янындагы басуда көнбагыш сугалар. Расих Нәҗметдинов, Харис Вилданов, Марат Абдуллин, Ришат Закиров, Илнур Габдрахманов өчен урып–җыю октябрьдә дә дәвам итә. Кукуруз сугуны да шушы көннәрдә генә тәмамладылар.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 20 октябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Фәрвәз Мөбарәкшинаны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Җыештырган урында түгел, чүпләмәгән урында чиста, диләр бит. Хәзер авылларда да чисталыкка игътибар арта. Узган атнада Сөрде авылында булырга туры килгән иде. Капка төпләрендә капларда, болай гына да өеп куйган чүп өемнәре.
19 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенә мөхтәрәм кунак килде.
Дөрес, биредә кунаклар еш була. Әмма Ирек Җәүдәт улы Миннәхмәтов алар арасында аерылып торган үзенчәлекле кунак. Бу турыда көллият директоры Гөлнара Гарипова бик матур итеп әйтте.
Питомник клубы октябрь башында гына да бик күп чаралар оештырды. Казанда ярминкәдә “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле ике сәгатьлек концерт куйды. Божада “Бер күрешү үзе бер гомер” дигән урам концерты узды
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 84.1 маддәсе таләпләре хезмәткәр белән хезмәт килешүе таркатылган очракта, эш бирүчегә хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен бирү бурычын йөкли. Шул ук вакытта эш бирүче инициативасы белән хезмәт килешүе таркалу очрагы (хезмәткәр өчен тискәре сәбәпләр аркасында, мәсәлән, җитмәүчелекне ачыклау), хезмәт кенәгәсен тоткарлау яисә бирмәү өчен сәбәп була алмый.
Арча районында 2013 елдан бирле җирле территорияләрне үстерү проектларын республика бюджетыннан өстәмә финанслау буенча республика программасы тормышка ашырыла. Аның нигезендә үзара салымның җыелган һәр сумына республика бюджеты дүрт сум өсти.
15 октябрьдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булдылар.
14 октябрьдә көзен армиягә барасы егетләр Иске Кишеттә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда булдылар. Бу очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
Банк карталарыннан акча урлау бөтен дөнья проблемасы булып тора.