Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатында 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр “Җәяүле юл аркылы чыгу урыны” дигән чара үткәрелә.
13 августта Яңа Кенәр юлында булган авариядә (бу хакта газетабызның 14 сентябрь санында язылган иде) “Dаewoo Gentra” машинасын йөртүче гаепсез дип табыла һәм аңа карата административ хокук бозу турындагы эш туктатыла.
13 октябрьдә район Мәдәният йортында “Казан егетләре”нең “Бәйрәм бүген” дигән концерты була
Шаулап гөрләп өлкәннәр ункөнлеге узып та китте. Өлкәннәребез 10 нчы октябрьда шәһәребезнең мәдәният йортына ябылу тантанасына җыелдылар. Килгән кунакларга “Алтын көз”гә багышланган күргәзмә тәкъдим ителде һәм районыбыз үзешчәннәре эчтәлекле концерт белән чыгыш ясадылар.
Концерт залында өлкәннәрне Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты архив эшләре буенча рәисе Әюпова И.Х., Арча башкарма комитеты рәисе урынбасары Гарифзянов Р. И. котлады. Тантанада район ветераннар Советы рәисе Габдрахманов Н.Г. һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасы читәкчесе Аглиев И.К.та катнашты.
8 октябрьдә Казанда "Этномириада" Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивале узды. Фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады.
Һәр елдагыча шәһәребездә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ярминкәләр гөрләп үтә. 8 нче октябрьдә үткәрелгән ярминкәдә Арча халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү оешмасы – “Мәрхәмәтлек үзәге” өлкәннәрне бушлай машина белән тәэмин итте.
9 октябрьдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Без шушы уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Арча педагогика көллиятенең инглиз теле укытучысы Сәрия Низаметдинова белән без күптәннән таныш. Югары уку йортын тәмамлап, икебез дә бер елны Күңгәр мәктәбенә (ул вакытта Арча районы иде) эшкә кайттык. Ул инглиз, мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Икебезгә дә беренче елны ук унынчы сыйныфларны җитәкләргә бирделәр. Икебезне дә бер фатирга керттеләр. Шул вакыттан бирле күңелемә аңа карата ихтирам хисе сеңеп калды.
Арчага Казан дәүләт аграр университетыннан икътисад институтының идарә кафедрасы мөдире, доцент Гөлнара Вәлиева, шушы ук кафедраның өлкән укытучысы Нияз Сафиуллин кайтты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов каршы алды һәм озатып йөрде.
4 октябрьдә ил тарихында беренче тапкыр “Зур этнографик диктант” үткәрелде. Аның инициаторы Удмуртия Республикасының милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Милли сәясәт министрлыгы, “Удмуртия халыклары ассамблеясе” коммерциянеке булмаган автоном оешмасы. Ул Россия Федерациясенең бар төбәгендә үтә. Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен ачыкларга ярдәм итәчәк.