Тәрәзә каршындагы сыерчык оясына чыпчыклар салам, печән ташый. Озын, салкын кышка әзерләнәләр. Чыпчыклар иң тугрылыклы кошлар, алар ел буе безнең тирәдә.
Туризм икътисадның алдынгы һәм иң тормышчан тармаклары берсе, һәм Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында приоритетлы юнәлешләрнең берсе булып тиз темплы адымнар белән үсә. Моның белән бәйле рәвештә Арча муниципаль районында туризм һәм кунакчыллык Үзәге оештырылды.
12 октябрь көнне Ташкичү төп гомуми белеем мәктәбендә якташыбыз, авылдашыбыз, язучы, шагыйрь, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең якты истәлегенә багышлап “Болганчык еллар җырчысы” исеме астында искә алу кичәсе уздырылды.
Үзара салым программасы Татарстанда 2013 елдан тормышка ашырыла. Программаның нәтиҗәле булуында дәүләт ярдәме хәлиткеч роль уйный — җыелган һәрбер сумга Татарстан бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. 2013–2016 елларда татарстанлылардан 325,2 миллион сум җыелган. Республика әлеге суммага тагын 816,5 миллион сум өстәгән.
8 октябрьдә Арчада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган ярминкә булды.
Ярминкәдә “Кырлай”, “Северный”, “Ак барс” агрокомплексы” бәрәңге алып килгән иде. Аны алучылар күп булды. “Арча”, “Татарстан”, “Мәрҗани” ширкәтләре — ашлык, “Акчишмә” ширкәте сөт сатты.
Үткән шимбәдә район Мәдәният йортында укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.
5 октябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Рәисә апа Халитовага 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аны юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
10 октябрьдә Арча Мәдәният йортында берьюлы өч бәйрәм – өлкәннәр ункөнлеген ябу, мәдәният йортының яңа иҗат сезонын ачу һәм “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. Өч чара дисәк тә, аларның барысы да өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, аларга хөрмәт йөзеннән оештырылды.
8 октябрьдә Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Арча шәһәрендә яшәүче Зөлхәбирә Җәләеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов 8 октябрьдә Тылаңгыр авылында яшәүче Сания Минһаҗеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады.