Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык. Бу гыйбрәтле сүзләрне шагыйрь Мөдәррис Әгъләм язган. Яңа Кырлай һәм Ташкичү мәктәпләрендә булып үткән очрашуда без китап турында күп нәрсә алдык. Китап бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
Узган “Җомга көн кич белән” Арча Мәдәният йортында Яңа Кенәр төбәге үзешчәннәре чыгыш ясады.
8 нче декабрь көнне Арча районы Яңа Кырлай урта гомуми белем базасында ”Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды
9 нчы декабрьдә Арча «Мәрхәмәтлелек үзәге»нең гаилә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең сенсор бүлмәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре өчен тренинг күнегүләр үткәрелде.
Федераль дәүләт белем стандартлары мәгариф системасы алдына кырыс, әмма гадел таләпләр куя. Укытучылар белем күтәрү курсларында, төрле семинарларда яңа стандартлар куйган таләпләрне тормышка ашыру юлларын эзли, таба, үзенең эшчәнлегендә куллана. Шушындый семинарларның берсе бүген Арча муниципаль районы Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә булды.
2016 елның 7 нче декабрендә инвалидлар Декадасы кысаларында “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тазалык мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әниләре өчен Арча шәһәренең “Казан арты “ тарих –этнографик музеена экскурсия оештырдалар.
Туризм һәм кунакчыллык Үзәге татАрча Кар Бабай бүләгенә фотоконкурсы игълан итә!! Кышкы тематикага үзенчәлекле фотоснимок төшереп, аны #моятатарскаязимушка #минемтатарчакышым #татарскийдедмороз #татарчакарбабай хештегы белән “Вконтакте”, “Инстаграм” челтәренә җибәрегез.
Балаларыгызга Яңа ел күчтәнәче ясыйсыгыз киләме?
25 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр Арча Үзәк стадионына «ТатАрча Кар бабаенда кунакта» тамашасына чакырабыз.
Яңа Кенәр интернат–мәктәбендә “Мөмкинлекләре чикле, сәләтләре чиксез” дигән инвалидлар иҗаты бәйгесенең сайлау туры узды. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар биюдә дә, җырда да, сәнгатьле сөйләүдә дә үз осталыкларын күрсәтте.
Соңгы елларда авылда эшләргә теләгән кешегә дәүләт төрле программалар тәкъдим итә. Безнең районда да әлеге ярдәмнән файдаланучылар аз түгел.