Узган шимбәдә балигъ булмаган яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләрдә җыелган коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләр буенча баланс комиссиясе утырышы булды.
30 ноябрьдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Өчиле авылында яшәүче Рәйхана Исламованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Германиядә сугыштан соң ук инвалидлар турында кайгырта башлаганнар. Без аны әле сизә башладык. Социаль әһәмияткә ия биналарга, мәктәпләргә, күп фатирлы йортларга коляскада йөрүче инвалидлар өчен керү–чыгу юллары, бәдрәфләрдә, диварларга тотыну җайланмалары эшләнә, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тротуарларга махсус плитәләр җәелә һ.б. Россия Федерациясенең 2014 елның 1 декабрендә инвалидларны социаль яклау мәсьәләләре буенча чыккан законы (№419) 2016 елның 1 гыйнварында көченә керде. Ә 1 июльдән ул закон тулы көченә керде.
1 декабрь көнне Арча Мәдәният йорты үзенә мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны җыйды.
Узган якшәмбедә авыл җирлекләрендә “Хәрәкәттә – бәрәкәт” девизы астында мәдәни–спорт чаралары старт алды. Беренчесе Апаз авыл җирлегендә үтте.
Хәзер район эчке эшләр бүлегендә Интернет–портал аша төрле хезмәтләр башкарып була.
2016 елның 12 декабрендә гомумроссия гражданнарны кабул итү көнендә Арча районы прокуратурасы 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә. Адрес: Арча шәһәре, Галактионов урамы, 1.
Һәр ел 1 декабрьдән башлап, республика күләмендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ункөнлеге уза. Бу уңайдан һәркайда — мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә төрле чаралар, очрашулар, ярыш–бәйгеләр оештырыла, концерт–спектакльләр куела.
"Геройлар көне"кысаларында Советлар Союзы Герое, очучы - космонавт, полковник Анатолий Арцебарский Павлович , сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, полковник Әбүбәкеров Ринат Илдарович, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, полковник Христофоров Евгений Анатольевич, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Борһанов Алмаз Агзамович, Арча район иҗтимагый оешмасы, сугышчы-әфганчылар һәм "Сугышчан Туганлык"идарәсе рәисе, Баһаветдинов Сергей Лимусович, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гарифҗанов Рамил Илгизович, Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф Идарәсе" җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефарович районыбызның 1,2,3,5 нче номерлы мәктәпләрендә, шулай ук Шушмабаш, Яңа Кишет мәктәктәпләрендә кунакта булдылар.
Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Ихлас күңелдән” дигән акция оештырдылар